Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

II. Без тарихта эзлебез



Тарихи ядкарьләр буларак cәяхәтнамә һәм елъязма жанрлары. Ибне ФадланX гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп сәяхәтчесе. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе. Болгар дәүләтенең ил тарихындагы роле. Ил башлыгы Алмыш хан (1 сәгать).

Фатих Кәрими. Әдип һәм журналист тормышы һәм иҗат юлы. Аның Европа илләренә сәяхәте, бу сәяхәтнең максаты. «Аурупа сәяхәтнамәсе» әсәреннән өзек. Европа илләрендәге культура учаклары, Петербург китапханәсе турында мәгълүмат. «Аурупа сәяхәтнамәсе»нең әдәби роле (1 сәгать).

Миргазиян Юныс. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез салуы. Язучының “Су” хикәясе (1 сәгать).

Әдәбият теориясе. Тарихи роман турында төшенчә (1 сәгать).

Тарихи һәйкәл буларак Казан Кремле, аның төзелү тарихы. Кремльнең бүгенге торышы.

Габдулла Тукай. Язучының 1895 нче елда Җаек (Уральск) шәһәренә китүе. Анда Тукайның җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалашуы. 1907 нче елда кире Казанга кайтуы. Шагыйрь иҗатының Казан чоры. Казанда аралашкан дуслары, балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше, театр эшчәнлегенә игътибары, сәяхәтләре, иҗтимагый эшчәнлеге. “Әл-ислах” газетасындагы эшчәнлеге. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре. Аның язылу тарихы. “Пар ат” шигыренең лирик герое, аның кичерешләре, өметләре. Пар ат образының символикасы. Табигать, кучер образларының бирелеше, мәгънәләре (2 сәгать).

Бакый Урманченың“Пар ат” шигыренә иллюстрациясе. Картинада Габдулла Тукай шигырендә сурәтләнгән вакыйганың бирелеше.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияcе. Премиянең беренче лауреатлары.

Күренекле рәссам, сынчы Бакый Урманченың (1897 – 1990) тормышы. Ул тудырган скульптур портретлар, картиналар (1 сәгать).

Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы. Аның Тукай шәкерте булуы, аның идеяләрен үстерүе. Н.Нәҗми иҗат иткән әсәрләрдә Тукай образының бирелеше, мәгънәсе. Шагыйрьнең «Татар теле» әсәрендә Тукай традицияләрен дәвам итүе. Н.Нәҗминең Бөек Болгарга сәфәре турындагы “Агыйделдә ак пароход” әсәреннән өзек. Әсәрдә сурәтләнгән “түгәрәк өстәл”, анда катнашкан язучылар. Әсәрнең әдәби мәгънәсе, кыйммәте (1 сәгать).

III. Онытылмас еллар

Гариф Ахунов. “Замандашлар портреты” әсәреннән өзек. Язучының әсәрдә рәссам Виктор Куделькинның иҗатын яктыртуы, аның картиналары турында уйланулары. Рәссам иҗатында М.Җәлил образы, аның бирелеше, иҗатчының халык язмышының кискен дәверләрен полотнода сурәтләве. В.Куделькинның “Билгесез биеклектә” картинасы, Бөек Ватан сугышы (1 сәгать).

Сугыш турындагы җырлар. Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында…” (“Солдатлар”) шигыре. Сугышка баласын озаткан Ана образы. Татар халкының “Герман көе” җыры. Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуы һәм бер-берсенә йогынтысы (1 сәгать).

Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты. Аның иҗатында сугыш темасы, образларның бирелеше. Шагыйрьнең “Ант” шигыре, «азатлык» һәм «явызлык» проблемалары. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы, андагы образлар системасы. Гармун һәм җыр образының роле. Әлеге лирик әсәрләрдә сугыш проблемасының бирелеше (3 сәгать).

Туфан Миңнуллин. Күренекле драматург, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Әсәрдә М.Җәлил образының бирелеше, аның тоткынлыктагы тормышы. Драмада фәлсәфи мотивлар, фантастик алымнарның роле. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” публицистик драмасы турында белешмә (2 сәгать).

Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

Марсель Сәлимҗанов. Режиссёрның тормышы, иҗаты. Аның татар профессиональ театрының, милли драматургиянең үсешенә керткән өлеше.

Ринат Таҗетдинов.Халык артистының тормышы һәм иҗаты, ул тудырган онытылмас образлар (1 сәгать).

Фронт хатлары, аның халык тормышындагы роле. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган хаты, Фәтих Кәрим хатлары. Татар әдәбиятында эпистоляр жанр.

Әдәбият теориясе. Эпистоляр жанр турында төшенчә (1 сәгать).

Мостай Кәрим. Шагыйрь һәм язучының тормышы, иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре. Шигырьдә билгесез солдат образы. Лирик геройның кичереше, шәхесләр язмышы (1 сәгать).

Чыңгыз Айтматов. Әдип турында белешмә. Аның “Анам кыры” әсәре. Әсәрдә Тулганай, Җир-ана образлары. Җыелма Җир-ана образына салынган мәгънә. Авторның сугыш турындагы уйланулары. «Анам кыры» повесте турында белешмә(1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

 

IV. Әтинең зур бүреге иртә киелде

Клара Булатова. Шагыйрә турында белешмә. “Башым иям” шигыре, сугыш афәтенең шагыйрәнең балачагына тәэсире, хатирәләрендә калдырган эзе (1 сәгать).

Нур Әхмәдиев. Язучы иҗаты турында белешмә.“Җиңү көне” шигыре. “Минем туган көнем” хикәясе (2 сәгать).

Факил Сафин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тулганай” әсәреннән өзекләр. Тулганай образы, аның әсәрдәге башка образларны ачудагы әһәмияте. Әсәрдә кешелеклек, шәфкатьлелек проблемалары (2 сәгать).

Разил Вәлиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ватаным” шигыре. Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгы (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

V. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

Шәриф Камал. Әдипнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Буранда” новелласы. Төп геройның язмышы. Аның эчке дөньясы, күңел халәте. Психологик алымнар. Әсәрдә Ана образына хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әдәби деталь. Матур әдәбиятта психологизм. Новелла турында төшенчә (2 сәгать).

Ибраһим Салахов.Язучының тормышы һәм иҗаты. Репрессияләнгән әдипләр язмышы. “Халык дошманы” төшенчәсе. “Ана тавышы” хикәясе (“Колыма хикәяләре” циклыннан).Ялгыз ананың аяныч язмышы, кичерешләре. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Сибгат Хәким.Шагыйрьнеңтормыш юлы,иҗаты турындамәгълүмат. Иҗатында яктырткан темалар. “Әнкәй” шигырендәАна образына хас сыйфатлар. Лирик геройның хис-кичерешләр бирелеше. Сагыну хисе. “Җырларымда телим” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы, сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар (2 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. Әдәбиятка булган мәхәббәте. Иҗатында яктыртылган темалар. “Әнкәй” шигыре. Ана образының бирелеше. Лирик геройның уйлары, кичерешләре (1 сәгать).

Марсель Галиев.Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигыре. Шигырьдә ана образы. Лирик геройның туган ягы турында хис-кичерешләре. “Кабатланмас әкият” шигыре. Хыялда туган авыл күренеше. Балачакка кайту теләге, лирик геройның хис-кичерешләре. Ана образының бирелеше Луиза Батыр-Болгари.Композиторның тормыш юлы, иҗаты (2 сәгать).

Шәриф Хөсәенов.Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Беренче драмалары турында белешмә. “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы. Драмада ана образының бирелеше. Ананың язмышы, балаларына булган мәхәббәте. Автор әйтергә теләгән фикер. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы турында.Драманың татар әдәбиятында тоткан урыны. Ана образы турында мәгълүмат. Аналар һәм балалар проблемасы (2 сәгать).

Фоат Садриев.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң җиле” романы.Романда бирелгән образларның язмышы, ана (Нуриәсма) образының бирелеше. Нәсимә белән Фәритнең үз-үзләрен тотышы, уллары Маратның авылда терелүе, сөйләшә башлавы, дуслар табуы. Авторның әйтергә теләгән фикере (3 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

VI. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Беренче сатирик журналлар.Беренче сатирик журналлар турында белешмә. Вакытлы матбугатны башлап җибәргән шәхесләр.

Әдәбият теориясе. Сатира турында төшенчә(1 сәгать).

Галиәсгар Камал.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны. “Банкрот” сатирик комедиясе. Сираҗетдин Туктагаевның тормыш, көнкүреше, уйлаган хәйләсе. Тирә-юньдәге образларның үз-үзләрен тотышы. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе турында белешмә. Әсәрнең сәхнә тарихы. Әдип тарафыннан күтәрелгән проблема.

Әдәбият теориясе. Конфликт турында төшенчә. Сарказм. Проза әсәрләрендә сатира (2 сәгать).

Гамил Афзал.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Юмор-сатира өлкәсендә тоткан урыны“Юл газабы” хикәясе.Хикәяләүче авторның язмышы турында белешмә. “Тәвәккәл әби” шигыре.Әбинең аянычлы язмышы, эш-гамәлләре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Автор идеясе. Сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар.

Әдәбият теориясе. Сатирик шигырь. Ирония турында төшенчә (2 сәгать).

Зәки Нури.“Пародия”. Пародиянең язылу стиле. Пародиягә салынган эчтәлек. Төрле шәхесләргә багышланган эпиграммалар. Эпиграммаларда сарказм.

Әдәбият теориясе. Пародия турында төшенчә.Эпиграмма (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

 

VII. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

Ренат Харис.Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Гармунчы” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Лирик геройның бирелеше. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Гармуннан чыккан көйләрнең сурәтләнеше. “Ике гөл” шигыре.Шигырьнең идеясе, төзелеше. Шигырьгә салынган мәгънә. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Зөлфәт.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Юмор-сатира өлкәсендә ирешкән уңышлары. “Шигырем – ачык!” ,“Шундый чагы әле җанымның” шигырьләре.Аларда лирик геройның хис-кичерешләре. Әдип шигыренә хас үзенчәлекләр.

Әдәбият теориясе. Документаль повесть жанры (2 сәгать).

Галия Кайбицкая.Актрисаның тормыш юлы турында белешмә. Татар музыка сәнгатен һәм операсын үстерүгә керткән өлеше (1 сәгать).

Рабит Батулла.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Төрле жанрларда иҗат итүе. “Бию” кыйссасы.Рудик белән бәйле, госпитальдә булган көлкеле вакыйганың әдәби гәүдәләнеше. Яшь талантның беренче уңышы (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

VIII. Табигатьнең дә җаны бар.

Айдар Хәлим.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.“Өч аяклы ат” повесте.Әсәрнең эчтәлеге. Кәбирнең язмышы, атка мөнәсәбәте. Аның тирәсендә булган башка геройларның үз-үзләрен тотышы. Ат образының бирелеше (3 сәгать).

Гарәфи Хәсәнов.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче күк күкрәү” хикәясе.Язгы табигать күренешенең сурәтләнеше. Геройның язгы табигать турында уйлары, хис-кичерешләре. Беренче күк күкрәү мизгелләренең тасвирланышы (2 сәгать).

Камил Кәримов.Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тимергали бабай хикәяте” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Авторның Сабантуй бәйрәмен тасвирлау үзенчәлеге. Заманга хас булган атрибутларның бирелеше (кулъяулык бирү, аулак өй күренеше һ.б.) (1 сәгать).

“Ялкын” журналы. Журналның тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге (1 сәгать).

Ел дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

 

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

 

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

Р.Вәлиевнең “Ватаным” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буена)

Мәҗит Гафури. “Хан кызы Алтынчәч”.

“Утсыз кайный торган казан” (Татар халык риваяте).

“Казан кайда корылган” (Татар халык легендасы).

“Гали тугае” (Татар халык риваяте).

“Кәккүк каян барлыкка килгән?” (Татар халык легендасы).

“Зөһрә кыз” (Татар халкы легендасы).

“Местер Стуруорм” (Борынгы шотланда легендасы).

Фәрит Яхин. “Һомай кошы”.

Әмирхан Еники. “Курай”.

Фәнис Яруллин. “Моңлы курай”.

Вахит Имамов. “Казан дастаны”.

Әхсән Баян. “Хыялда туган калам”.

Казанда Бакый Урманче музее.

Илһам Шакировның тормыш юлы, иҗаты.

Илдар Юзеев. “Һаман көтә”.

Рафаэль Мостафин. “Йөз ундүрт адым”.

Мансур Шиһапов. “Җиңү көне җиңел бирелмәде”.

Сибгат Хәким. “Клиндерләр эзлим”.

Роберт Миңнуллин. “Әнкәйнең ак чәчләре”.

Габдулла Кариев. Нурлат районы Күлбай Мораса авылында Габдулла Кариев музее.

Фатих Әмирхан. “Фәтхулла хәзрәт”.

Нәкый Исәнбәт. “Хуҗа Насретдин”.

Зыя Мансур. “Таңсылу әкияте”.

Фирдәвес Әһлия. “Актриса”.

Зиннур Хөснияр. “Рәссам язмышы”.

Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы.

Язучылар, шагыйрьләр тормышында сугыш.

Илебезгә җиңү килде!

Ана – бөек исем...

Табигать – уртак йортыбыз.

 

НЧЫ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукайның “Татар кызларына” шигыре;

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек;

3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе;

4. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек;

5. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек;

6. Р.Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе;

7. Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре.

II бүлек

9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

12—13 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

6—8 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

7−8 мәкаль−әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

төрле авторларның 4−5 шигырен яки әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;

сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

төрле темаларга проект эше яклау;

әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

III бүлек.

Укыту-тематик план

Эчтәлек Сәгать саны
1. Атадан улына чын мирас − сүздер
2. Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши
3. Гөл үссә – җирнең күрке, Кыз үссә – илнең күрке
4. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата
5. Театр – яктылыкка, нурга илтә!
6. Мең шифага ия кулларда Күпме язмышларның эзе бар...
7. Укытучым! Синең бөек исмең Йөрәгемдә мәңге сакланыр...
8. Авыр эшкә беләк бар, Кыю эшкә йөрәк бар
Барысы:

Әдәби әсәр өйрәнү: 59 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 6 сәгать

Сыйныфтан тыш уку дәресе: 2 сәгать

Еллык кабатлау: 1 сәгать

9 нчы сыйныф өчен календарь-тематик план

 

Дә- рес № Дәрес темасы Дә-рес са-ны Төп эчтәлек   Көтелгән нәтиҗә Укучылар эшчәнлеге төрләре Контроль эш төрләре Үткәрү вакыты план / факт
метапредмет предмет шәхескә кагылышлы      
Атадан улына чын мирас – сүздер...
Якутлар табыладыр вакыт белән. Дастаннар турында белешмә бирү, “Идегәй” дастанын өйрәнү. Халык авыз иҗаты әсәрен тарих белән бәйләп өйрәтү.   Дастаннар турында белешмә бирү, “Идегәй” дастанын өйрәнү.   Борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә тарихи үткәнебезгә ихтирам хисләре тәрбияләү.   “Идегәй” дастанын уку, дәреслектәге биремнәрне үтәү, дастанның жанр хасиятләрен ачыклау, нәтиҗәләр чыгару, таблица белән эшләү.    
Гасыр тузаннары тузмас, хәтер йокласа... “Идегәй” дастанын укуны дәвам итү. Алтын Урда чоры турында белешмә бирү. “Идегәй” дастанын өйрәнүне дәвам итү. Халкыбыз тарихына, тарихи шәхесләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.   “Идегәй” дастанын рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, геройга характеристика бирү.    
Онытсак үткәнне, оныклар санламас бүгеннең кадерен. “Идегәй” дастанын укуны дәвам итү. Алтын Урда чорындагы тарихи шәхесләр белән таныштыру.   “Идегәй” дастанын өйрәнүне дәвам итү.   Халык авыз иҗаты белән кызыксыну һәм туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.   Сүзлек эше, тыңлау, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, Туктамыш ханга характеристика, таблица белән эш. Тест  
Шагыйрь күңеле төпсез кое түгел, Ул күңелдә язмыш язылган.   Шагыйрь Кол Галинең тормыш сәхифәләре белән танышу, “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү.   Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү.   Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында өстәмә мәгълүмат бирү, “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү.   Әсәргә нигезләнеп, кешеләргә хас сыйфатлар турында сөйләшү.   Биография сөйләү, әсәрне уку, Интернет челтәрендәге аудиоязманы тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, күргән төшне сөйләү.    
Бөек иҗат һичкайчан югалмый Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен уку.   Гуманлылык турында төшенчә формалаштыру. “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү. Мәрхәмәтлелек, туганлык хисләре турында аңлату.   Әсәрдән өзек уку, аңа анализ ясау, тәрҗемә итү, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, геройга (Йосыфка) характеристика бирү.    
6. Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.   Кол Галинең Кыйссаи Йосыф” әсәренең өзеген уку; рәдиф төшенчәсе турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта мәхәббәт темасының бирелеше турында аңлату.   “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү; рәдиф турында теоретик төшенчә.   Эчкерсез мәхәббәт, кеше күңеленең сафлыгы, гаделлек турында аңлату.   Әсәрдән өзек уку, аңа анализ ясау, тәрҗемә итү, хисләр турында сөйләшү, Зөләйхага характеристика бирү. “Саф мәхәббәт бар ул...” дигән темага кыска хикәя.  
7. Халкыбызның гүзәл әсәрләре. Үткәннәрне кабатлау, Ю.Сафиуллинның “Идегәй” трагедиясен уку. Дастан жанры, трагедия жанры турында төшенчә. Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, Ю.Сафиуллинның “Идегәй” трагедиясен уку.   Язучыларыбызның фольклорга нигезләнеп язылган әсәрләренә карата кызыксыну уяту. Теоретик материалларны кабатлау, гомумиләштерү; викторина сорауларына җавап бирү; трагедияне рольләргә бүлеп уку; трагедия жанры турында төшенчәне үзләштерү; “Бу кайсы әсәрдән” уены. Викторина.  
Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши
Мәхәббәтне үлчәр өчен бизмәннәр юк.     Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрен уку. Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү.   Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрен өйрәнү.   Әсәргә нигезләнеп, кешеләргә хас сыйфатлар турында сөйләшү.   Презентациягә нигезләнеп, биография сөйләү, әсәрне уку, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, чорга бәя бирү.    
Табигатьтә бар яну, бар сүнү дә.   “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку. Алтын Урда тарихы турында алган белемнәрне тирәнәйтү.   “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрен уку. Мәхәббәтнең саф хис булуын аңлату. Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, “Кыйссаи Йосыф” әсәре белән чагыштырма анализ ясау, геройга характеристика бирү.    
Үлемнән дә көчле мәхәббәт. Кабатлау, әдәбиятта нәзыйрәчелек төшенчәсе турында сөйләшү. Нәзыйрәчелек турында төшенчә бирү. “Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Саф мәхәббәткә тугрылыклы булу турында сөйләшү. Әхмәд Уразаев-Кормаши, Сайади, Фәтхи Бурнаш әсәрләреннән өзекләр уку (укытучы сайлавы буенча), үз сүзләре белән эчтәлек сөйли белүләренә ирешү, фронталь әңгәмә, сорауларга җавап, анализ, теоретик төшенчәне үзләштерү. Тест  
Гөл үссә − җирнең күрке, Кыз үссә – илнең күрке
Мәхәббәт ярасын бары вакыт дәвалый. Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сәхибҗамалга” поэмасыннан өзек уку. XIX гасыр башындагы тарихи вакыйгалар, хатын-кызларның авыр язмышы турында мәгълүмат бирү.   Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Сәхибҗамалга” әсәрен өйрәнү.   Матурлыкка, мәхәббәткә дан җырлаучы әсәрләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, видеоязма карау, шигырьне язмада тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән таныштыру, төркемнәрдә эзләнү, фикер алышу, нәтиҗә чыгару. Тест.  
Тәрбияле булу – тәрбия күрүдән килә ул.   Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗаты. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрендә әдипнең мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы. XIX гасырда барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәте турында төшенчә бирү. Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗаты, мәгърифәтче галим, гыйльми хезмәтләр авторы булуы турында мәгълүмат бирү, “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәреннән өзек уку. Әхлак тәрбиясе бирү. Биография сөйләү, әсәрне чылбыр буенча уку, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, әдип карашларына бәя бирү.    
Кабатланмас үз язмышы белән Туа җиргә адәм баласы.   Р.Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романыннан “Бичара Әсма”, “Саф мәхәббәт” бүлекләрен уку. Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү. Р.Фәхретдиннең тормыш юлы турында белгәннәрне, кабатлау, “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәреннән өзекләрне өйрәнүне дәвам итү. Әхлак тәрбиясе бирү. Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, анализ, геройга характеристика бирү. “Татар мәгърифәтчеләре” дигән темага проект эше.  
“Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай...” Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Татар кызларына” әсәрен уку. Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор турында тарихи мәгълүмат. Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү. Укучыларда аң-белемгә, укуга мәхәббәт тәрбияләү, матурлыкка соклана белергә, әдәп-әхлак, ихтирам итү нормаларына өйрәтү. Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында сөйләү, әсәрне уку, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, шигырьнең русчага тәрҗемәсе белән танышу, күрсәтмәлелектән файдалану.    
“Языйм әле алсу йөзле, кара кашлы кызларын...”   Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнү; “Хәят” повестен уку. Фатих Әмирхан яшәгән һәм иҗат иткән чор турында тарихи мәгълүмат Фатих Әмирхан яшәгән һәм иҗат иткән чор турында тарихи мәгълүмат бирү. Татар халкының классик әдипләре иҗатына хөрмәт тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.   Презентациягә нигезләнеп, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, хронологик таблица тутыру, повестьның өзеген уку, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, өзек ятлау.    
Чәчәк – яз белән, мәхәббәт – наз белән. “Хәят, мин сезне сөям” бүлеген рольләргә бүлеп уку, пейзажның роле турында сөйләшү. Татар халкының XX гасыр башы тормышы турында тарихи мәгълүмат. Фатих Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнү; сөйләм телен үстерү. Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү; табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, рәсем өстендә эш, тәрҗемә эше.    
18. Үз тиңеңә ни җитә!   “Хәят” повестен уку. Йомгаклау. XX йөз башы иҗтимагый фикере турында тарихи белешмә бирү. “Хәят” повестен уку, әсәр өйрәнүне йомгаклау. Төрле милләт кешеләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.   Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча диспутка әзерләнү, әсәргә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, тәрҗемә итү, хат язу. Хат язу. Сценарий төзү.  
19. Офыклар артында гына бәхетле еллар тора. Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу, “Җомга көн, кич белән...” әсәрен уку. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларга тарихи күзәтү ясау. Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу, “Җомга көн, кич белән...” әсәрен укый башлау. Өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү Презентация ярдәмендә язучының тормышы һәм иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, повестьның өзеген уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, геройга характеристика бирү.    
20-21 Бер үк төшләр кереп йөдәтә, Көйгән хыял яши йөрәктә. “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек уку.   Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.   Аяз Гыйләҗевның тормыш юлы, иҗаты турында белгәннәрне кабатлау, сорауларга җаваплар бирү, “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзекләр уку. Балаларын кадерләп үстергән аналарга ихтирам хисләре тәрбияләү.   Әни һәм балалар мөнәсәбәте турында сөйләшү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, яңа сүзләрне өйрәнү, повестька анализ ясау, нәтиҗәләр чыгару.   “Фольклорда һәм әдәбиятта үги ана образы” дигән проект эше.  
22-23 Иңнәрендә илне тарткан хатыннарның, Йөзләренә сары көзләр төсе сарган...   Рөстәм Мингалимнең тормыш юлын, иҗаты белән танышу, “Сап-сары көзләр” хикәясен уку.   Бөек Ватан сугышы чоры, тыл тормышы турында мәгълүмат бирү. Рөстәм Мингалимнең тормыш юлын, иҗатын, “Сап-сары көзләр” хикәясен өйрәнү. Сугышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннарына – аеруча хатын-кызларга карата ихтирам тәрбияләү. Биография өйрәнү, презентация карау, хикәя уку, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, әсәрне өлешләргә бүлү, психологизм, хикәя, идея теоретик төшенчәләренә таянып анализ ясау, нәтиҗә чыгару.    
  Гөл үссә – җирнең күрке, кыз үссә – илнең күрке. Гаиләдә кыз бала тәрбияләү үзенчәлекләре Укыганны гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, иң мөһим мәгълүматларны аерып алу. Габделҗаббар Кандалый, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Аяз Гыйләҗев, Рөстәм Мингалимнең тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрне ныгыту, әсәрләрен, аларга хас үзенчәлекләрне истә калдыру. Классик язучыларның әсәрләренә карата кызыксыну уяту; татар халкының үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру; дөньяның асыл затлары – хатын-кызларга карата ихтирамлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.   Проблема кую һәм чишү юлларын эзләү, материал эзләгәндә, интернет челтәреннән файдалана белү, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү, образларга характеристика. Крос- сворд.  
Бер йөрәктә туган җыр Икенче йөрәкне кузгата
25. Асыл сүзләр ята күңел түрендә. Ркаил Зәйдулланың тормыш юлы, иҗаты белән танышу, “Буран” шигырен уку, пейзаж лирикасы турында мәгълүмат бирү. Лирика жанрлары турында төшенчә. Р.Зәйдулланың тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Буран” шигырен өйрәнү. Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау, милли хис, үзаң булдыру, укучыларга экологик тәрбия бирү, шагыйрьнең эчке халәте турында сөйләргә өйрәнү.   Биография өйрәнү, презентация карау, шигырьдәге сурәтләү чараларын (гипербола, риторик эндәш һ.б.) табу, сүзлек өстендә эш, укучыларның үзлекләреннән укуы, сорауларга җавап бирү, эчтән уку, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сәнгатьле уку, ятлау.      
26. Тузганак бураны Илсөяр Иксанованың тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Тузганак” шигырен уку. Шигырь аша табигать һәм кеше бердәмлегенә ирешү. Илсөяр Иксанованың тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Тузганак” шигырен уку, туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү. Туган җирдәге һәр үсемлекнең кеше өчен кадерле булуын аңлату. Биография өйрәнү, презентация карау, шигырьне өлешләргә бүлү, лексик сурәтләү чараларын табу, шигырьне өлешләргә бүлеп, исем кую.    
Яшең кипмәс, үз җиреңдә мөһаҗир булып тусаң...   С.Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Татар акылы...” шигырен уку, анализлау; гражданлык лирикасы турында төшенчә бирү. ХХ йөз башында Төркиягә киткән бөек шәхесләр турында мәгълүмат бирү. С.Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Татар акылы...” шигырен уку, анализлау; гражданлык лирикасы турында төшенчә бирү. Туган илгә мәхәббәт, аның бөек шәхесләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.   Биография өйрәнү, шигырьне сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, сүзләрне тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, әсәрне өлешләргә бүлү, танылган шәхесләр язмышына багышланган презентация карау, гражданлык лирикасы төшенчәсенә таянып анализ ясау, нәтиҗә чыгару.    
Имән кебек таза иде, дисеннәр... Марс Шабаев турында сөйләү, “Корыган имән монологы” шигырен уку, сәяси, фәлсәфи лирика турында мәгълүмат бирү.   Фәлсәфи һәм сәяси лирика турында теоретик төшенчәне үзләштерү. Шагыйрь Марс Шабаев турында мәгълүмат бирү, “Корыган имән монологы” шигырен уку, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү. Тормышта үз урыныңны табарга өйрәтү, кешелеклелек сыйфатларын үстерү, кеше гомере, үзеңнән соң эз калдыру, яшәү мәгънәсе турында уйланырга өйрәтү. Презентациягә нигезләнеп, биография өйрәнү, шигырьне сәнгатьле уку, шигырь формасы турында сөйләшү, сәяси лирика һәм фәлсәфи лирика төшенчәләрен өйрәнү.    
Шигърият – үзе җыр ул. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат бирү, робагыйлар, газәл уку.   Шигырь төзелешенә хас үзенчәлекләр турында теоретик төшенчә формалаштыру.   Шагыйрь Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат бирү, робагыйлар, газәл уку, сөйләм телен үстерү.   Әхлак тәрбиясе бирү. Биография өйрәнү, презентация карау, робагый, газәлләрне сәнгатьле уку, алар турында теоретик төшенчә өйрәнү, сорауларга җавап бирү.    
30. “Дөньяны, тормышны Мин чиксез яратам...”   Шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова турында мәгълүмат белән танышу, “Ташлар” һәм “Кунак көткән кебек” шигырьләрен уку һәм анализлау, күңел лирикасы турында теоретик төшенчәне үзләштерү. Әхлак (кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, оптимизм), гражданлык хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү, матурлыкка соклана белергә өйрәтү, кешенең күңел матурлыгын, хисләрен аңларга өйрәтү.   Күңел лирикасы турында теоретик төшенчәне үзләштерү, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова турында мәгълүмат бирү, “Ташлар” һәм “Кунак көткән кебек” шигырьләрен уку, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү. Кешенең күңел дөньясы бай булырга тиешлекне аңлату, тормышны яратырга өйрәтү.   Күңел лирикасы турында белешмә бирү, биография өйрәнү, презентация карау, кеше хисләре турында сөйли белү, шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.    
31. Күңелдә хисләрнең мул чагы...     Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, “Сандугач керде күңелгә” шигырен уку һәм анализлау. Этик тәрбия бирү. Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында белешмә бирү, “Сандугач керде күңелгә” шигырен өйрәнү. “Күңел халәте”, “рух”, “холык” төшенчәләрен аңлау һәм үз шәхесеңә бәйле рәвештә аңлата белү.   Биография өйрәнү, презентация карау, шигырьгә анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.    
32. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.   Лирика бүлеген кабатлау (Р.Зәйдулла, И.Иксанова, С.Әхмәтҗанова, М.Шабаев, М.Мирза, Ф.Җамалетдинова, Р.Әхмәтҗанов иҗаты мисалында йомгак ясау). Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү.   “Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата” бүлегендә өйрәнелгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Гражданлык хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү, матурлыкка соклана белергә өйрәтү, кешенең күңел матурлыгын, хисләрен аңларга төшендерү.   Фронталь әңгәмә, лирика турында презентация карау, шигырьне сәнгатьле уку, анализ ясау, дәреслектәге сорауларга җавап бирү. “Мин бу һөнәрне сайладым, чөнки...” дигән темага инша.  
Театр яктылыкка, нурга илтә!
Татар театрының атасы. Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты, “Беренче театр” комедиясен уку.   Галиәсгар Камал яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Беренче театр” әсәрен өйрәнү.   Укучыларда татар театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Биография өйрәнү, сорауларга җавап эзләү, комедияне рольләргә бүлеп уку, сүзләрне тәрҗемә итү, персонаж монологларына бәя бирү, геройга характеристика бирү.      
34-35 “Бүген театр була, траттата, траттата!” “Беренче театр” комедиясен өйрәнү. Татар театр сәнгате һәм аның тарихы турында төшенчә формалаштыру.   “Беренче театр” комедиясен өйрәнү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.   Комедиянең өзеген рольләргә бүлеп уку, күренешләргә, диалог, монологларга бәя бирү, комедиядәге сурәтләү алымнары турында сөйләшү, геройларга характеристика бирү.    
Көлдерә дә, елата да – театр!   Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясен өйрәнү, йомгаклау, “сүз уйнату”, “монолог” теоретик төшенчәләре турында белешмә бирү. Татар әдәбиятында җәдидчелек хәрәкәте турында тарихи белешмә бирү.   Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясен өйрәнү, йомгаклау, сүз уйнату, монолог теоретик төшенчәләре турында белешмә бирү. Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтү; югары эрудицияле, мәгърифәтле шәхес тәрбияләү.   Сүзлек эше, эчтәлек сөйләү, өзек уку, конфликт табу, конфликтка кергән якларны бәяләү, сүз уйнату, монолог төшенчәсен өйрәнү.    
“Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина...”   Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.   Татар сәнгате үсешендә зур урын тоткан беренче хатын-кызлар турында тарихи белешмә бирү.   Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.   Укучыларга эстетик тәрбия бирү, мәдәният-сәнгать учакларында үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыру.   Сорауларга җавап бирү, Г.Тукайның “Ике кояш” шигырен өйрәнү, Канәфи Нәфыйковның “Тукай чәчәге” рәсемен карау һәм бәяләү. “Беренче театр артисткалары” дигән темага реферат.  
38. Һәр чорның – үз җырчысы Халисә Мөдәррисованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Бәйге хакы” повестеннан өзекне өйрәнү.   Әсәрдәге вакыйгалар һәм геройлар аша театр сәнгате үзенчәлекләрен ачу; театр сәнгатенә бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү. Халисә Мөдәррисованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Бәйге хакы” повестеннан өзекне өйрәнү.   Тормышта үз урыныңны табу өчен, һөнәрле, белемле, кешелекле булырга кирәклеген аңлату.   Биография өйрәнү, парлап эшләү, сүзлек эше, проза әсәрен анализлау. Тест  
39. Кояш астында һәр кешенең үз урыны бар. Халисә Мөдәррисованың “Бәйге хакы” повестеның икенче өлешен уку.   Җәмгыятьтә үз урыныңны табу, туган халкыңа кирәкле, файдалы кеше булып үсү теләге тәрбияләү.   “Бәйге хакы” повестеннан икенче өлешне өйрәнү.   Эстетик тәрбия бирү. Повестьның икенче өлешләрен уку, план төзү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, анализ, геройларга характеристика, нәтиҗә ясый белү.    
40. Сәнгатьтә тирәнлеккә төшү өчен, биек күтәрелергә кирәк.   Укылган әсәрләрне, авторларны истә калдыру, әсәрләрнең идеясен аңлап калу, иҗади һөнәрләр турында мәгълүматлы булу. Әдәбият һәм театр сәнгате өчен уртак якларны ачыклау. Укылган әсәрләрнең идеясен аңлап калу, иҗади һөнәрләр турында мәгълүматлы булу. Төрле һөнәрләр турында

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.