Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

VIII. Кеше – табигать баласы



Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре.Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау (1 сәгать).

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы.Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге (3 сәгать).

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты.Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты (1 сәгать).

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре.Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитовның «Чәчәк нигә боекты?» хикәясе.Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы.

Борис Вайнерның «Искиткеч китап».Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

Кабатлау (2 сәгать).

IX. Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе.Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор (1 сәгать).

Алмаз Гыймадиевның «Зөлфия + ... мин» хикәясе.Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау (1 сәгать).

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре.Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы (1 сәгать).

Кабатлау (1 сәгать).

Йомгаклау (1 сәгать)

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”.

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”.

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”.

 

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халык әкияте).

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте).

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте).

Куркак юлдаш (татар халык әкияте).

Каюм Насыйри. Күләгә.

Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке.

Владимир Даль. Кар кызы.

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса.

Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян.

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан.

Илдус. Ибраһим Газидан.

Мөнирә Булатова.

Фатих Кәрим. Ватаным өчен.

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан.

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан.

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан.

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан.

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле.

Мәгъсүм Хуҗиннан. Туган көн.

Нури Арсланов. Ринат авылда.

Габделхәй Сабитов. Чәчәк нигә боекты?

Борис Вайнер. Искиткеч китап.

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе.

НЧЫ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукай, «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафури, «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташ, «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлил, «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еники, «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәширов, «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Язгы сабан туйлары» өзеге.

II бүлек

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

III бүлек.

Укыту-тематик план

Эчтәлек Сәгать саны
1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.
2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...
3. Кадерле син, кеше-туганым!
4. Энҗе карлар явып үткән...
5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.
6. Ил өстендә илле дустың булсын.
7. Көлке көлә килә...
8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!
Барысы:

Әдәби әсәр өйрәнү: 54 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 10 сәгать

Сыйныфтан тыш уку дәресе: 4 сәгать

Кабатлау: 2 сәгать

IV бүлек

6 нчы сыйныф өчен календарь-тематик план

Дәрес темасы Дә-рес саны Төп эчтәлек Көтелгән нәтиҗә Укучылар эшчәнлеге төрләре Контроль эш төрләре Үткәрү вакыты план / факт
метапредмет предмет шәхескә кагылышлы
Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка
Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул... Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль). Төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.   Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау. Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау. «Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.    
Һич сине куркытма-сыннар шүрәле, җен һәм убыр... «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе. Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү. Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең аермасын аңлау. Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну булдыру.   «Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.    
Су асты галәмәт- ләре. «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү. Мифик геройлар турында төшенчә формалаштыруны дәвам итү, миф белән әкиятнең аермасын аңлау. Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү. Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.    
Мифлар бүген дә онытыл-мый. «Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы. Проект әзерләргә өйрәнү. Язучылар иҗатына мифик геройлар керүе белән танышу.   Аралашу культурасы тәрбияләү, экологик тәрбия. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, проект эшенә әзерлек. «Табигать-не саклау өчен без нишли алабыз» проекты.  
Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге. Мәкальләр, әйтемнәр. Татар һәм рус халык мәкальләрен чагыштыру. Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.   Халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту, әдәплелек тәрбияләү.   Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.    
Нәтиҗә ясарга вакыт. Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр. Белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.   Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү. Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау. Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш. Тест.  
Халык моңнары: җырлата да, елата да...
Халык җырла- ры — иң кадерле мирас. Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре. Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән танышу. Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлау. Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру. «Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.    
Халык җырла-рында — тарих чагылышы. Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры. Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән танышу, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлау. Тарихи җырлар турында белешмә булдыру, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү. Тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау. Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү — үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.    
Уйный- быз да, җыр- лыйбыз да. Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә». Сәнгать тәрбиясе. Уен җырлары турында белү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү. Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу. Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.    
Шигъ- рияттә — халык көе. Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый- пов иҗаты. Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү. Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү. Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.   Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.    
Татарстан Респуб-ликасының Дәүләт гимны. Татарстан Республи- касының Дәүләт гимны. Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү. Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру. Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү. Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау, җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.    
Җырсыз кеше — канатсыз кош. Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн. Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү. Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту. Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү. Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап. Тест.  
Кадерле син, Кеше туганым!
Иң кадерле кешеләр. Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре, «лирик герой» төшенчәсе. Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү. язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау. Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү. Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.    
Ирек кадерлеме   М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле, «сынландыру», «мәсәл». Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятындагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү. Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле белән танышу, «сынландыру» төшенчәсен аңлау. Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.   Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.    
Анага бала кадерле, балага ана кадерле. М.Гафури- ның «Ана» шигыре. Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау. Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам итү, «Ана» шигырендә автор фикерен аңлау, сәнгатьле уку. Әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.    
Г.Тукай- ны биргән, җырлар- да җыр- ланган ямьле Казан арты... Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы. Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау. Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый- ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән танышу. әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия. Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.    
17, Барыбызга да таныш Шүрәле. Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы. «Аршын» сүзенең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу. Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2, 3 нче өлешләре белән таныш булу.   Экологик тәрбия.   Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.    
Дөнья- ларны «гизгән» Шүрәле. Ф.Яруллин- ның «Шүрәле» балеты. «Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият- поэмасына балет язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу. Эстетик тәрбия. Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.    
20, Чәчәк- ләр — матур- лык һәм үлемсез- лек сим- волы. М.Җәлил иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса иде ирек» шигырь- ләре. Тарихтан сугыш чоры турында белү. М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу. Туган илне ярату, туган илне саклау — мактаулы икәнен аңлау.   Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.    
Рәхәт булса да торган җир, сагынды-ра туган ил. Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе. Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.   Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый башлау.   Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.   Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.    
Әби-ба- байлар- ның туган җире онык- ларга кадер- леме? Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе, «символик образ» төшенчәсе План төзи белү. «Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү. Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.   Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.    
Бүлекне кабатлау, йомгак-лау. Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары. Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү. Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш. Тест.  
Энҗе карлар ява. Г.Ибра- һимов иҗаты, «Кар ява» хикәясе. Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау. Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү. Экологик тәрбия. Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.    
Мәрхә- мәтле булыйк! К.Нәҗми иҗаты, «Кызыклы хәл» шигыре. Игътибарны арттыру, балаларда күзәтүчәнлек булдыру. Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү. Экологик тәрбия. Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, кош исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.    
Чыршы-ларны саклыйк! М.Фәйзул- лина иҗаты, «Чыршы күлмәклә- ре» шигыре. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү. М.Фәйзуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, проект эшенә әзерлек. «Чыршы-ларны сак-лыйк» проекты.  
Табигать — безнең байлыгы-быз. Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре. Чыршылар турында мәгълүматлы булу. Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү. Экологик тәрбия. Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.    
Бәйрәм- нәр кирәк сезгә дә, кирәк һәммә- безгә дә! Т.Миңнул- лин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы. Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.   Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү. Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну тудыру.   Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.    
Бүлекне кабатлау, йомгак- лау дәресе. Г.Ибраһи- мов, К.Нәҗми, Т.Миңнул- лин, Р.Вәлиева, М.Фәйзул- лина иҗатлары. Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү. Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Экологик тәрбия. Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш. Тест.  
Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое
Күп укыган — күп белер. К. Насый-риның «Әбүгали-сина» әсәре. Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү. К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү. Белемгә омтылыш тәрбияләү. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.    
Күп укыган — күп белер. К.Насыйри- ның «Әбүгалиси-на» әсәре, «кыйсса» төшенчәсе. География, биология, тарих фәннәре белән бәйләп аңлау. К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү. Белемнең, акылның тормышта төп рольне уйнавына төшенү.   Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.    
Ни чәч- сәң — шуны урыр- сың. К.Насыйри-ның «Әбүгали-сина» әсәре, К.Насыйри музейлары. Укучыларны музейлар белән таныштыру, кызыксындыру. К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса»төшенчәсе белән танышу. Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү. Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.    
Тырыш-кан — табар, ташка кадак кагар. Г.Сабитов иҗаты, «Чүкеч» хикәясе, «хикәяләү» төшенчәсе. Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне (эш кораллары атамаларын) тормыш белән бәйләп истә калдыру. Г.Сабитов турында белешмә бирү, «Чүкеч» хикәясен өйрәнү, «хикәяләү» төшенчәсе белән танышу. Хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү. Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.    
37, Эшләгә- нең — кешегә, өйрәнгә- нең — үзеңә. Егет кеше- гә җитмеш төрле һөнәр дә аз. А.Алиш иҗаты, «Әни ялга киткәч» хикәясе, «хикәяләү-че» төшен-чәсе. Төрле ситуациядә югалып калмаска кирәклеген аңлау. А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч» хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче» теоретик төшенчәсен истә калдыру. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү. Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.    
39, Эш кеше- не тәрбия-ли, ялкау-лык — боза. Ялган әйткән — тотылыр... Ф.Яруллин иҗаты, «Кояштагы тап» хикәясе, «притча» төшенчәсе. Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү. Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру. Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.   Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.    
Иң элек син Кеше бул, балам! Г.Зәйнашева иҗаты, «Кем булырга» шигыре. Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу.   Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?» шигырен өйрәнү. Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү. Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү. Проект.  
Сәйдәш- нең юл башы. М.Латыйфул-линның «Сәйдәшнең юл башы» хикәясе, «биографик әсәр» төшенчәсе. Укучыларга төрле һөнәр сайлау юлларын аңлату. М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.   Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.    
Моңнар чишмәсе Салих Сәйдә- шев. С.Сәйдәшев иҗаты. Җыр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. С.Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белү.   Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уяту. Презентация карау, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү, дәреслек, дәфтәр белән эш, музыка тыңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү.    
Син башкалар-га үрнәк- ме? Р.Фәйзуллин иҗаты, «Бердән- бер» шигыре. Төрле яклап үз сәләтләрен үстерүгә омтылыш тәрбияләү. Р.Фәйзуллин турында белешмә бирү, «Бердәнбер» шигырен уку, анализлау. Әти-әни, туган ил алдында җаваплылык хисләре, ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Язучы иҗаты белән танышу, шигырьне тыңлап аңлау, чылбыр буенча сәнгатьле уку, сайлап уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, төркемнәрдә фикер алышу.    
Йомгак-лау, кабатлау. К.Насыйри, Г.Сабитов, А.Алиш, Г.Зәйна-шева, С.Сәйдәшев, Р.Фәйзуллин әсәрләре. Укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү. Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту. Һөнәр сайлауга, тормышта урыныңны табуга дөрес караш тәрбияләү. Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш. Тест.  
Илдә илле дустың булсын
Туган туганга кирәк. Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре. Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.   Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку. Әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.   Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.    
Туганнар белән яшәү күңелле. Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре. Бирелгән текст буенча план төзи белү. Дәрдемәнднең тормыш юлы турында белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү. Әхлак тәрбиясе бирү. Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.    
Шагыйрь үткән юл. Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы. Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү. Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.   Туган якның кадерле, онытылмас икәнен аңлау. Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.    
49, Әкият- тәге ике бала кебек... Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы, «поэма» төшенчәсе. Һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау. Поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.   Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклек турында аңлау.   Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.    
50, Бәхетне, шатлыкны сакларга кирәк. Р.Харис иҗаты, «Серле алан» пьесасы, «диалог», «монолог», «символик образ» тө-шенчәләре. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру. Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.   Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.    
Дус булуга ни җитә. Э.Шәрифул-лина иҗаты, «Дуслык, чын дус- лык» шигыре. Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү. Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү. Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату. Шагыйрә турында белешмәне уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сайлап уку, биремнәр үтәү, ятлау.    
Дуслык булса, яшәр тынычлык. Ш.Галиев иҗаты, «Дуслык балы» шигыре. Әдәбият теориясе, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу. Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү. Поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.   Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.    
Кабатлау, йомгаклау. Дәрдемәнд, Һ.Такташ, Р.Харис, Ш.Галиев, Э.Шәрифул-лина әсәрләре. Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү. Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту. Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү. Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш. Тест.  
Көлке көлә килә...
Шәүкәт Галиев — юмор остасы. Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре. Елга башланган җир турында белү. Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу, шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Экологик тәрбия. Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.    
Ике ти-ен — зур акчамы?   Ф.Шәфигул- лин иҗаты, «Ике тиен акча» хикәясе. Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу. Әхлак тәрбиясе. Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.    
Акбай белән Карабай.   Ф.Шәфигул-лин иҗаты, «Акбай белән Карабай» хикәясе. Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү. «Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу. Әхлак тәрбиясе бирү. Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.    
Шаянлык файдасы. В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе. Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү. Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү. Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү. Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.    
Кабатлау, йомгаклау. Ш.Галиев, Ф.Шәфигул-лин, В.Радлов, Г.Остер әсәрләре. Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә алу. Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру. Әхлак тәрбиясе бирү. Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш. Тест.  
Һәр фасылың гүзәл, табигать!
Җәйге иртә. Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре, «пейзаж» төшенчәсе. Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау. Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү. Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.   Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.    
Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк. Г.Рәхимнең «Апрель» хикәясе, «портрет» төшенчәсе. Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет» төшенчәсен чагыштыру.   Г.Рәхим турында белү, хикәяне укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Әниләргә ихтирам хисләре тәрбияләү. Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.    
63, 64, Көтеп алган Сабантуй. Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре. Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.   Г.Бәширов турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген укып аңлау, сөйләм телен үстерү.   Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.   Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.    
Сабан- туй — картиналарда. Л.Фәттахов-ның «Сабантуй» картинасы. Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше турында аңлау. Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.   Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.   Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.    
«Сабантуй» дигән журнал бар. «Сабантуй» журналы. Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү. «Сабантуй» журналы белән танышу, сөйләм телен үстерү.   Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү. Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү. Проект.  
«Сабантуй» журналы бездә кунакта. «Сабантуй» журналы. Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү. «Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү. Актив яшәү рәвеше турында аңлату. Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.    
69, Кабатлау, йомгак-лау. Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү. Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру. Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау. тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу. Тест.  
                       

Курс темаларының эчтәлеге

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.