Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

Сузык авазлар системасы



Казанский (Приволжский) федеральный университет

Елабужский институт

Г.Г. Ахмадгалиева

 

РОДНОЙ ЯЗЫК (ФОНЕТИКА)

 

 

Конспект лекций

 

Казань-2013


 

Ахмадгалиева Г.Г.

Родной язык (фонетика): Краткий конспект лекций / Г.Г. Ахмадгалиева; Каз.федер.ун-т. – Казань, 2013. – 43 с.

Аннотация

В предлагаемых лекциях изучаются звуковой строй татарского языка, особенности образования специфических звуков. Также рассматриваются особенности чередований, изменений звуков. В лекциях подробно объясняются образование и правильное ударение, важность интонации, которые являются неотъемлемой частью фонетики языка. Предназначены лекции для студентов первого курса очного отделения по направлению «Педагогическое образование» и профилю «Родной язык и литература, иностранный язык».

 

Принято на заседании кафедры татарской филологии

Протокол № 1 от 6.09.2013

© Казанский федеральный университет

© Ахмадгалиева Г.Г.


Содержание

 

1. Фонетика. Аның өйрәнү предметы һәм объекты……………………6

1.1. Фонетиканы өйрәнүнең әһәмияте………………………………..7

1.2. Фонетиканың төп берәмлекләре………………………………....7

1.3. Лекция буенча сораулар…….……………………………………8

1.4. Биремнәр…………………………………………………………..8

1.5. Глоссарий………………………………………………………….8

1.6. Әдәбият исемлеге…………………………………………………8

 

2. Фонетика һәм аның төрләре………………………………………….9

2.1. Лекция буенча сораулар…………………………………………...10

2.2. Биремнәр…………………………………………………………..10

2.3. Глоссарий…………………………………………………………10

2.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………...10

 

3. Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы………………………….10

3.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..13

3.2. Биремнәр………………………………………………………....13

3.3. Әдәбият исемлеге………………………………………………..13

 

4. Сөйләм авазларын өч аспектта өйрәнү……………………………..13

4.1. Фонема һәм фонология …………………………………………15

4.2. Транскрипция……………………………………………………15

4.3. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..16

4.4. Биремнәр…………………………………………………………16

4.5. Глоссарий………………………………………………………...16

4.6. Әдәбият исемлеге………………………………………………..16

 

5. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе ……………………………17

5.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..21

5.2. Биремнәр…………………………………………………………21

5.3. Глоссарий………………………………………………………...21

5.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..21

 

6. Татар теленең авазлар системасы……………………………………21

6.1. Сузык авазлар …………………………………………………...22

6.2. Татар телендә дифтонглар ……………………………………...23

6.3. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..24

6.4. Биремнәр…………………………………………………………24

6.5. Глоссарий………………………………………………………...24

6.6. Әдәбият исемлеге………………………………………………..25

 

7. Татар теленең тартык авазлар системасы …………………………25

7.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..27

7.2. Биремнәр………………………………………………………....27

7.3. Глоссарий………………………………………………………...27

7.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..28

 

8. Комбинатор аваз үзгәрешләре ……………………………………….28

8.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..30

8.2. Биремнәр…………………………………………………………31

8.3. Глоссарий………………………………………………………...31

8.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..31

 

9. Позицион аваз үзгәрешләре ………………………………………….31

9.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..33

9.2. Биремнәр…………………………………………………………33

9.3. Глоссарий………………………………………………………...33

9.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..33

 

10. Татар теленең просодикасы ………………………………………….34

10.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..35

10.2. Биремнәр…………………………………………………………35

10.3. Глоссарий………………………………………………………...35

10.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..35

 

11. Интонация ………………………………………………………………36

11.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..38

11.2. Биремнәр…………………………………………………………38

11.3. Глоссарий………………………………………………………...38

11.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..38

 

12. Орфоэпия………………………………………………………………..39

12.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..41

12.2. Биремнәр…………………………………………………………41

12.3. Глоссарий………………………………………………………...41

12.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..41

 

13. Орфография……………………………………………………………..41

13.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..43

13.2. Биремнәр…………………………………………………………43

13.3. Глоссарий………………………………………………………...43

13.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..43

 


Лекция 1. Фонетика. Аның өйрәнү предметы һәм объекты

Аннотация.Әлеге лекция фонетика курсына кереш лекциясе булып тора. Монда фонетика төшенчәсенә билгеләмә, аның өйрәнү предметы һәм объекты, төп берәмлекләре ачыклана, тел белеменең бу тармагының әһәмиятле бурычлары билгеләнә. Шулай ук фонетиканы өйрәнү тормышның кайсы өлкәләрендә кирәклеге, аның башка фәннәр белән бәйләнеше күрсәтелә.

 

Мөһим сүзләр:фонетика, аваз, сөйләм, иҗек, сегмент һәм суперсегмент берәмлекләр

Тел баштан ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль тышчасын барлыкка китерәләр; телнең матдилиген тәшкил итәләр.

 

Телнең аваз ягын, авазларның, аларның үзгәрешен өйрәнә торган тармагын фонетика (phone – аваз, tike – караган, бәйле) дип атала. Моннан тыш, сөйләмнең, фонетик кисәкләргә бүленеше, интонация, басым (просодия) мәсьәләләре дә фонетикага карый. Фонетика шулай ук телдәге яңгыраш чараларының төрле вазифаларын, чагылышларын, телдәге әйтелеш һәм язылыш арасындагы мөнәсәбәтләрне дә өйрәнә, ягъни хәзерге татар теле фонетикасы курсында, иң элек, теге яки бу тел өчен хас булган авазлар составын билгеләү, аларның ясалыш һәм яңгыраш үзенчәлекләрен, мәгънә белән бәйләнешен өйрәнү бурычы куела.

 

Икенчедән, телдәге авазлар, мәгълүм булганча, аерым-аерым кулланылмыйлар, ә төрле санда һәм төрлечә бәйләнештә (комбинациядә) килеп, сүзләрне барлыкка китерәләр, сөйләм эчендә тоташ чылбыр рәвешендә тезелеп килеп, һәртөрле үзгәрешләргә дучар булалар. Телдә кабатланып торган аваз үзгәрешләре ул телнең фонетик закончалыгына әверелә. Сөйләм процессында барлыкка килә торган һәртөрле аваз үзгәрешләрен, ягъни телнең фонетик закончалыкларын өйрәнү шулай ук фонетиканың әһәмиятле бурычы булып тора. Мәсәлән, төрки телләр һәм татар теле өчен дә сингармонизм законы әһәмиятле фонетик закончалык булып тора. Шуңа күрә аның асылын фонетикада җентекләп өйрәнәләр.

 

Сүзләрне, сөйләшне барлыкка китерүдә авазлар белән бергә төрле просодик элементлар: басым, интонация, сөйләм мелодикасы, пауза һ.б. да катнаша. Һәр сүз, мәсәлән, яңгырашы ягыннан билгеле бер аваз комплексы белән генә түгел, үзенә хас басымы белән характерлана. Шулай ук басым, интонация кебек күренешләр дә фонетиканың өйрәнү предметына әверелә. Әлеге берәмлекләр сөйләм авазларыннан башка яши алмыйлар, сүз эчендә һәр авазны аерып алырга һәм аерып әйтергә мөмкин, ә басымны бары тик сүз белән генә, ягъни аваз комплексы булганда гынга белдереп була.

 

1.1. Фонетика өйрәнүнең әһәмияте

Фонетиканы өйрәнү – һичшиксез бик мөһим һәм әһәмиятле. Сөйләм авазларын фанни нигездә өйрәнүнең әдәби телдә дөрес сөйләү, сөйләм культурасы, мәктәптә ана телен, татар телен укыту өчен һәм чит телләргә өйрәнүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә тел белеменең «Орфоэпия» (дөрес әйтелешне өйрәтә торган тармак) бүлеге турыдан-туры фонетика укытуга бәйле рәвештә өйрәнелә. Фонетика фәне алфавит төзү, орфография кагыйдәләрен нигезләү өчен дә мөһим теоретик мәгълүмат бирә.

 

Фонетик мәгълүматлар шулай ук медицинада, сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә (логопедия) һәм телсезләрне сөйләшергә өйрәтүдә дә кулланыла, шигырь төзелешен өйрәткәндә дә фонетика ярдәмгә килә.

 

Фонетиканың теоретик әһәмияте дә зур. Һәрбер тел – иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең – морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан тыш тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетика, тел тарихын, сүзләрнең килеп чыгышын, телләр кардәшлеген өйрәнгәндә, шулай ук зур роль уйный.

 

1.2 Фонетиканың төп берәмлекләре

Алдагы лекцияләрдә һәрдаим аваз, аваз үзгәрешләре һ.б.ш. сүзләр кабатланып килде. Нәрсә ул аваз? Фонетиканың төп берәмлекләренә нинди төшенчәләр керә?

 

Аваз – cөйләм органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган һәм башка бүленми торган сөйләм берәмлеге. Авазлар сузык һәм тартык авазларга бүленә

 

Авазлар тезмәсе бер-бер артлы килеп, икенче бер кечкенә фонетик берәмлек – иҗекне формалаштыра. Иҗек – сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге. Ул бер сузык аваздан гына яисә сузык янында килгән бер яки берничә тартыктан тора. Иҗекләр сүзләрне төзиләр. Авазлар һәм иҗекләр фонетиканың сегмент(лат. segmentum – кисәк, өлеш) дип аталган берәмлеген тәшкил итәләр. Моннан тыш фонетиканың суперсегмент(лат. super – өске, segmentum – өлеш) дип аталган берәмлекләре дә бар. Бу берәмлекләргә аваз һәм иҗекләрдән зуррак булган сүз һәм фразаны характерлаучы берәмлекләрне атыйлар. Алаз сүзләрнең аваз бөтенлеген тәэмин итәләр. Мондый берәмлекләргә басым һәм интонация керә. Басым – сөйләмнең берәр берәмлеген (иҗек, сүз) нинди дә булса юл белән башкаларыннан аерып әйтү. Интонация – сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънә белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт һәм эмоциональ төсмерләр белдерер өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы.

Сегмент берәмлекләрне зуррак берәмлекләрдән аерып алып була. Мәсәлән, сүзләрне авазларга таркатырга мөмкин, суперсегмент берәмлекләр аерым әйтелмиләр.

 

1.3. Лекция буенча сораулар:

1.Фонетика нәрсәне өйрәнә?

2. Фонетиканың өйрәнү предметын һәм объекты нинди?

3. Фонетиканың төп бурычларын атагыз.

4. Сөйләмне барлыкка китерүдә нәрсәлар катнаша?

 

1.4. Биремнәр:

1. Бер хәреф белән генә языла торган 4 сүз языгыз.

2. 2 хәрефтән, 3 аваздан торган 5 сүз языгыз.

3. 5 иҗекле 5 сүз языгыз.

1.5. Глоссарий:

Аваз – cөйләм органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган һәм башка бүленми торган сөйләм берәмлеге. Авазлар сузык һәм тартык авазларга бүленә.

Иҗек – бер сузык аваздан гына яисә сузык янында килгән бер яки берничә тартыктан торган сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге.

Сөйләм – сөйләүченең, тел чараларыннан файдаланып, башкалар яки үз-үзе белән аралашу эшчәнлеге.

Басым – сөйләмнең берәр берәмлеген (иҗек, сүз) нинди дә булса юл белән башкаларыннан аерып әйтү.

Интонация – сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънә белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт һәм эмоциональ төсмерләр белдерер өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы.

 

1.6. Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

2. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

3. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

4. Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

5. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

6. www.ksu.ru

Лекция 2. Фонетика һәм аның төрләре

Аннотация.Лекциядә кемнәр һәм нинди максаттан чыгып өйрәнүгә карап, фонетиканың төрләре турында сүз бара. Һәр тармакның өйрәнү үзенчәлекләре аңлатыла

Мөһим сүзләр:гомуми, хосусый, тасвирлама, тарихи, эксперименталь, синтаксик, чагыштырма.

Фонетика, өйрәнү максатына карап, хосусый һәм гомуми, тасвирлама һәм тарихи фонетикаларга бүленә.

 

Хосусый фонетика – аерым бер телнең аваз ягын тикшерә. Хосусый фонетика:

· акустик фонетикага,

· артикулятор фонетикага,

· функциональ фонетикага бүленә.

 

Акустик фонетика – авазның физик үзенчәлекләрен, артикулятор фонетика – аваз барлыкка килү физиологиясен, функциональ фонетика авазның мәгънә аеру үзенчәлекләре үзенчәлекләрен өйрәнү.

 

Гомуми фонетика – төрле телләр өчен уртак булган аваз һәм фонема, аваз үзгәрешләре, авазларны төркемләү, иҗек, басым, сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленешенең теоретик мәсьәләләрен хәл итә.

 

Тасвирлама фонетика – аерым бер телнең билгеле бер үсеш этабындагы (күбесенчә хәзерге чорда) авазлар системасын тасвирлау, аларның яшәешен өйрәнү белән шөгыльләнә.

 

Тарихи фонетика – конкрет бер төрдәге аваз системасының төрле чорлар дәвамындагы үсеш-үзгәрешен тикшерә. Авазларның тарихи үзгәрешен, законлы аваз тәңгәллекләрен, аваз үзгәрешләренең сәбәпләрен өйрәнә.

 

Телнең аваз ягын төрле төгәл мәгълүматлар бирә торган аппаратлар ярдәмендә дә өйрәнергә мөмкин. Эксперименталь фонетика – авазларның ишетелеш һәм әйтелеш ягын төрле техник чаралар, төгәл аппаратура ярдәмендә өйрәнүне күздә тота. Эксперименталь методлар куллану теге яки бу телдәге авазларны төгәлрәк тасвирларга мөмкинлек бирә. Бу методны тел белемендә беренче булып рус галиме, Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле В.А. Богородицкий (1857-1941) куллана һәм, өйрәнү объекты итеп, татар теле авазларын ала.

Хәзерге заманда эксперименталь фонетика аеруча нык алга китте. Яңадан-яңа алым һәм аппаратуралар уйлап табылды һәм алар күп ачышлар ясарга ярдәм итеп торалар.

 

Фонетика чагыштырма да булырга мөмкин. Ул чит һәм туган телдәге авазларны чагыштырып өйрәнү нәтиҗәсендә башкарылып килә.

 

Синтаксик фонетика дигәндә, сөйләмнең фонетик кисәкләрен, басым һәм интонацияне тикшерү күз алдында тотыла.

 

2.1. Лекция буенча сораулар:

1. Нәрсәдән чыгып фонетиканы төрләргә бүләләр?

2. Һәр төрнең үзенчәлеген аңлатыгыз.

3. Фонетикада эксперименталь методларны беренче булып кем куллана башлый?

 

2.2. Биремнәр:

1. Хәзерге заманда эксперименталь фонетикада кулланыла торган техник чаралар турында доклад әзерләгез.

2. Фонетиканың теге яки бу тармагында фәнни эш алып баручы галимнәр турында мәгълумат туплагыз.

 

2.3. Әдәбият исемлеге:

1.Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

2. Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связис с другими тюркскими языками. – Казань: Таткнигоиздат, 1953.

3. Сәлимов Х.Х. Татар фонетикасы. – Яр Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1993.

Лекция 3. Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы

Аннотация.Лекциядә татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы турында сөйләнә. Бу эш кайчан һәм кемнәр тарафыннан башлануы, нинди хезмәтләрдә татар теле фонетикасы буенча материаллар чагылыш табуы хакында мәгълүматлар китерелә.

 

Мөһим сүзләр:хезмәт, китап, галим, гасыр, өлеш кертү, хәреф, тартык аваз, сузык аваз.

Галимнәр татар теленең аваз төзелеше белән XVIII гасырда ук кызыксына башлаганнар. Россиядә беренче тапкыр басылган, гарәп хәрефләре кулланып Сәгыйть Хәлфин тарафыннан төзелгән иң беренче татар әлифбасында ук инде татар теленең авазлары турында кайбер мәгълүматлар табып була. Аның артыннан Иосиф Гиганов, Ибраһим Хәлфин, Александр Троянский һ.б.ларның хезмәтләре дөнья күрә. Ләкин алар барысы да укыту максатыннан язылган булалар һәм аларда төп игътибар русларга татар теле грамматикасын өйрәтүгә юнәлгән була, бу грамматикаларга исә әлифба өйрәтүгә бәйле рәвештә фонетика бүлеге дә кертелә.

Татар фонетикасы буенча иң беренче фәнни мәгълүматлар К.Насыйриның «Кыскача татар грамматикасы» дип аталган хезмәтендә күренәләр. Анда аваз чиратлашулары, авазларның үзара тәэсир итешүләре, сүз басымы кебек мәсьәләләр карала. Шул ук авторның «Әнмүзәҗ» исемле икенче хезмәтендә авазларны төркемләүнең кайбер принциплары бәян ителә.

Аңа кадәр булган хезмәтләрдә татар телендә өч кенә сузык аваз бар дип танылса, К.Насыйри татар телендә 10 сузык аваз аерып чыгара, аларның язуда гына өч хәреф белән белдерүләрен искәртә.

Соңрак Г.Алпаров, Җ.Вәлидиләр тарафыннан төзелгән дәреслекләрдә авторлар төп игътибарны авазларны төркемләүгә юнәлтәләр.

В.В. Радловның «Төньяк төрки телләр фонетикасы» хезмәте төрки телләрнең аваз төзелешен чагыштырып өйрәнү өлкәсендә зур әһәмияткә ия була.

Анда татар фонетикасының да бик күп мәсьәләләре тикшерелә: татар теленең авазлары башка төрки телләр белән чагыштырылып бирелә, кайбер авазларның кулланылыш закончалыклары ачыклана, сингармонизм һәм басым мәсьәләләре тикшерелә. В.В. Радлов татар телендә 11 сузык һәм 23 тартык аваз санный.

Г.Алпаровның 1925 (1926) елда басылган «Шәкли нигездә татар грамматикасы» исемле китабы татар авазларын чын фанни нигездә тасвирлап бирүче хезмәт булып тора. Анда авазларның артикуляцион характеристикалары, аваз үзгәрешләре, ассимиляция, сингармонизм, иҗек төзелеше, басым орфоэпиянең кайбер мәсьәләләре аерым-аерым карала.

Шушы чорда В.А. Богородицкийның хезмәте белән татар фонетикасында эксперименталь тикшеренүләр башлана. Казанда Россиядә иң беренче эксперименталь фонетика кабинетын оештырып, В.А. Богородицкий татар теле буенча искиткеч фонетик тикшеренүләр үткәрә. Аның хезмәтләрендә сүзләрдәге тон хәрәкәте тасвирлана, аларның озынлыгы һәм көче карала; беренче мәртәбә эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп, татар һәм рус телләренең авазлары чагыштырылып бирелә; югарылыгы үзгәрү кебек нәтиҗәләр ясала, сингармонизмның төп үзенчәлекләре күрсәтелә.

В.А. Богородицкийның идеяләрен аның шәкертләре дәвам итә. Аеруча Г.Шәрәф бу өлкәдә зур казанышларга ия була. Аның «Татар теле авазларының палятограммалары» – авазларның артикуляция үзенчәлекләрен тикшерә. «Татар сузыкларының сонор озынлыклары» дип атала. Бу хезметендә ул авазларнын озынлыгы үзгәрүне тикшерә.

50нче елларда беренче тапкыр татар теленең фонетикасы буенча махсус китап басылып чыга. Р.Шакированың «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш» исемле хезмәтендә татар телендә 12 сузык фонема булуы дәлилләнә, сузыкларны төркемләү принциплары урнаша. Монда авазлар беренче тапкыр фонологик яктан карала башлый, аваз үзгәрешләренең төрләре билгеләнә, интонациянең кайбер мәсьәләләре яктыртыла. Ләкин монда фонетик фактлар ишетүгә генә нигезләнеп аңлатыла.

Шулай ук 50нче елларда татар теленең тарихи фонетикасына караган беренче хезмәт дөнья күрә. Л.Җәләй тарафыннан язылган «Татар теленен тарихи фонетикасы буенча материаллар» (1954) хезмәте диалектологлар, тарихи грамматика белән шөгыльләнүчеләр өчен фәнни-теоретик нигез булып хезмәт итә башлый.

50-60 елларда Ү.Ш. Байчура «Татар теленең аваз төзелеше» исемле монография бастыра. Тел белгечләре фикеренчә, ул фонетистлар таяна алырлык, чын мәгънәсендә фәнни чыганак булып тора. Ү.Байчура татар авазларының сыйфатларын өйрәнә, рентген ярдәмендә аларны рәсемгә төшерә. Шуларны анализлап, сузык авазларны алгы һәм арткы рәт авазларга бүленешне нигезли. Хезмәттә эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп, татар авазлары чуваш, хакас, казах һәм башка телләрнең авазлары белән чагыштырыла. Осциллограф ярдәмендә басымлы һәм басымсыз сузләрнең табигатен тикшерә. Ү.Байчура фонема теориясен өйрәнүгә дә зур өлеш кертә: фонеманың төп билгеләре беренче тапкыр татар тел белемендә Ү.Байчура тарафыннан әйтелә. (Фонема – сүзләрне, морфемаларны, аларны бер-берсеннән аерырга мөмкинлек бирүче иң кечкенә аваз берәмлеге).

Хезмәтенең икенче өлешендә аваз үзгәрешләре, тартыкларның акустик билгеләре, сүз басымының үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр карала. Ахырда рентгенограмма, кимограммалар, таблицалар, схемалар китерелә.

Алдагы елларда Ә.Ш Әфләтүнов «Хәзерге татар теленең фонетикасы», Л.Т. Мәхмүтова хезмәтләре шулай ук татар теле фонетикасын өйрәнүгә зур өлеш кертте.

Узган гасырның 90 елларда Х.Х. Сәлимовның эшчәнлеген, фонетиканы өйрәнүгә керткән өлешен әйтми узу мөмкин түгел. Автор, беренче мәртәбә спектраль анализ методын кулланып, татар вокализмын (телнең сузык авазлар системасы, сузык авазларның билгеләре һәм алардагы мөнәсәбәтләр) тикшерә, алынган мәгълүматларга таянып, татар сузыкларын акустик яктан тасвирлый, аларны рус һәм башка кайбер төрки телләрнең авазлары белән чагыштыра, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләренең төрен ачыклый. Шулай ук автор тарафыннан татар теленең беренче орфоэпик сүзлеге төзелә.

Татар фонетикасына күпмедер өлеш керткән чит ил лингвистларыннан Н.Поппены атарга була. Ул үзенең инглиз телендә басылган китабында татар теленең фонетик системасын инглиз, швед, норвег, немец, гарәп телләре белән чагыштырыла.

 

3.1. Лекция буенча сораулар:

1. Татар теле фонетикасы буенча беренче мәгълүматлар кайчан күренә башлый?

2. Татар теле фонетикасын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрне атагыз.

 

3.2. Биремнәр:

1. Лекция буенча «Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы» темасына презентация ясагыз.

 

3.3. Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Фонетика. – Казан: Хәзер, 1999. – 288б.

2. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

3. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

4. Щербак А.М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.

 

Лекция 4. Сөйләм авазларын өч аспектта өйрәнү.

Аннотация.Авазларны берничә төрле аспекттан чыгып өйрәнергә мөмкин: артикуляцион, акустик һәм функциональ. Бу аспектлар авазлар турныда тулырак мәгълүмат тупларга, алар турында билгеле бер караш формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, лекциядә аваз һәм фонема төшенчәләре турында сүз бара.

Мөһим сүзләр:авазлар системасы, аваз берәмлекләре, аспект, аваз, фонема, фонология, аваз тембры.

 

Авазлар системасы ул бик катлаулы күренеш, һәм аны өч аспекттан чыгып карыйлар.

Аваз берәмлекләренең ясалуы сөйләм органнарыны идарә итүче үзәк нерв системасының функциясе булганга күрә, авазлар кеше организмы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе буларак каралалар. Сөйләм аппаратына үпкә, тавыш ярылары, тел, кече тел, иреннәр, тешләр, аңкау, авыз һәм борын куышлыгы, бугаз, йоткылык керә. Авазлар, мәгълүм булганча, төрлечә яңгырыйлар. Нәкъ шуңа күрә дә, алар төрле санда һәм төрле тәртиптә тезелеп килә алалар, шул рәвешле сүзләр хасил итәләр: к-у-л=кул, к-а-л-а= кала. Авазларның төрлечә яңгырашы исә барыннан да элек аларның ясалыш үзенчәлегенә – артикуляциягә бәйле. Төрле авазлар ясалганда сөйләм органнары төрле халәттә була. Бу авазларны өйрәнүнең артикуляцион (биологик) аспекты.

 

Икенчедән, кешенең сөйләм аппараты тудырган аваз, табигатьтәге теләсә нинди тавыш кебек үк, физик күренеш һәм бу юнәлештә ул сыйфаты, күләме ягыннан, ягъни югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы яки кыскалыгы буенча характерлана. Авазларны бу юнәлештә өйрәнү акустик яктан өйрәнү, яки акустик аспект дип атала.

 

Мәгълүм булганча, тавыш ул каты җисемнең тирбәнешеннән туган һава дулкыннарыннан тора. Авазның түбән яки югары булуы тирбәнешләр ешлыгы белән билгеләнә һәм герц белән үлчәнә. Бер секундтагы тирбәнешләр ешлыгы никадәр күбрәк булса, тавыш та шул кадәр югары була. Авазның көче тирбәнешләр амплитудасы аша белдерелә һәм децибел белән үлчәнә.

Сөйләм авазлары акустик яктан бер-берсеннән көче һәм югарылыгы белән генә түгел, тембры белән дә аерыла. Авазларның тембр ягыннан бизәлешен тирбәлә торган җисем тудырган өстәмә һава дулкыннары – обертоннар барлыкка китерә.

Акустик яктан авазлар шулай ук күләме, ягъни озынлыгы-кыскалыгы буенча да характерлана. Авазның озынлыгы анны әйтү өчен киткән вакыт белән билгеләнә һәм миллисекундлар белән үлчәнә.

Акустик яктан сузык һәм тартык авазлар тон һәм шауның катнашу-катнашмавы белән аерылалар. Сузык авазлар нигездә бары тоннан гына торалар, ә тартыкларны әйткәндә шау да катнаша.

 

Өченчедән, сөйләм авазлары тел системасында кулланылыш үзенчәлекләре ягыннан өйрәнелә. Авазларны өйрәнүнең бу юнәлеше функциональяки лингвистик аспект дип атала. Табигатьтәге теләсә нинди аваздан аерылмалы буларак, сөйләм авазлары биологик һәм акустик күренеш кенә түгел, алар үзләренең мәгънәләрен оештыруда катнаша һәм шул рәвешле кешеләрнең аралашуына хезмәт итәләр. Бу юнәлештә авазлар телнең мәгънә аеруда катнаша торган иң кечкенә берәмлекләре – фонемалар буларак өйрәнелә.

 

4.1. Фонема һәм фонология.

Фонема төшенчәсе нидән гыйбарәт? Фонетиканың фонемага билгеләмә бирү, теге яки бу телдәге фонемаларның санын һәм составын билгеләү, аларның дифференциаль билгеләрен ачыклау белән шөгыльләнә торган тармагын фонологиядип атыйлар. Мәсәлән, [баºла˚лар] сүзендә без, асылда, өч сузык аваз ишетәбез: [аº], [а˚] һәм [а]. Бу өч төрле әйтелә торган [а] бер үк [а] фонемасының сөйләмдә төрлечә реальләшүе, фонема варианты гына була. Фонема вариантлары гадәттә сүз эчендә генә билгеле бер фонетик шартларга бәйле рәвештә барлыкка килә. Мәсәлән, бар – бәр сүзләрендә [б] һәм [р] фонемаларының калын һәм нечкә әйтелеше калын һәм нечкә сузыклар янәшәсендә килүе белән аңлатыла, алар бер үк фонеманың вариантлары булла, ә шул ук сүзләрдәге [а] һәм [ә] авазлары бер үк фонетик чолганышта киләләр һәм сүзнең мәгънәсен аеруга хезмәт итәләр. Алар мөстәкыйль фонемалар була.

Шулай итеп, фонемадип телдәге сүзләрне һәм морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеге атала.

ХТӘТдә 12 сузык, 28 тартык фонема бар. Татар теленең үз сузык фонемалары – 9, [ō], [ē], [ы (рус)] рус теле аша кергән сүзләрдә генә кулланыла.

 

Транскрипция.

Тел белемендә сөйләм авазларын язуда күрсәтү өчен орфографик язудан беркадәр аерыла торган махсус язу системасы кулланыла. Бу язу фонетик транскрипциядип атала. Биредә кулланыла торган транскрипциядә татар теле алфавиты хәрефләре файдаланыла, аларга кайбер хәрефләр һәм тамгалар өстәлә.

Транскрипцияләнүче сүзләр яки аларның кайбер аерым өлешләре, аерым авазлар – [ ], ә фонемалар ││ җәяләр эченә алына. Транскрипциядә күрсәтер өчен кайбер авазларның махсус хәрефләре яки тамгалары бар:

[қ] – Казан, ак, каш

[ғ] – гадәт, сәгать, Гали

[ء] – Коръән, тәэсир, маэмай

[тч] – отчет, Чикаго, чао – аффрикат ч (алныма сүзләрдә генә)

[w] – авыл, дәү, һава, вакыт

Тагын түбәндәге диакретик (өстәмә) тамгалар өстәлә:

· тартык авазны белдерүче хәрефнең уң ягында өстәге өтер тартыкның нечкәлеген белдерә: [әт'и]

· [ ˉ ] – авазның озынлыгын белдерә: [арēнда], [ōпера]. Гадәттә бу тамга о, ы, е хәрефләрен белдерүче авазлар өстенә куелса, бу сүзнең рус теле һәм рус теле аша кергән алынма сүз икәненә ишарә итә.

· [ ˇ ] – авазның кыскалыгын белдерә: [бŏлŏт]

· [ ´ ] – сузык аваз өстенә куелганда басымны белдерә.

 

4.3. Лекция буенча сораулар:

1. Артикуляцион аспектның асылын аңлатыгыз.

2. Акустик аспектның асылын аңлатыгыз.

3. Лингвистик аспектның асылын аңлатыгыз.

4. Фонема белән аваз арасындагы аерма нидән гыйбарәт?

5. Транскрипциядә кулланыла торган махсус тамгалар нинди?

 

4.4. Биремнәр:

1. канәгать, Сәгыйть, оек, муен, тәэсир сүзләренең транскрипциясен төзегез.

2. Язылыш белән әйтелеш туры килмәгән 5 сүз языгыз.

 

4.5. Глоссарий:

Фонологиядип фонетиканың фонемага билгеләмә бирү, теге яки бу телдәге фонемаларның санын һәм составын билгеләү, аларның дифференциаль билгеләрен ачыклау белән шөгыльләнә торган тармагын атыйлар.

Фонетик транскрипциядип тел белемендә сөйләм авазларын язуда күрсәтү өчен орфографик язудан беркадәр аерыла торган махсус язу системасы атала.

Тон – билгеле бер вакыт берәмлегендә тигез тирбәнешләр ясый торган җисем тарафыннан чыгарыла торган тавыш дулкыннары.

Тембр – тавышның төсе. акустик яктан, авазларны, сүзләрне әйткәндә, төрле ешлыктагы авазларның кушылуыннан барлыкка килә.

4.6. Әдәбият исемлеге:

1. Сәгыйтов М.А. Фонология, аның идея һәм проблемалары. – Казан, 1972.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

3. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

4. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

5. www.ksu.ru

 


Лекция 5. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

Аннотация.Әлеге лекциядә сөйләм аппараты төзелеше җентекләп карала. Сөйләм аппаратына кергән органнарның аваз ясалышында ничек катнашуы турында сөйләнә.

Мөһим сүзләр:сөйләм аппараты, артикуляция, һава агымы, тавыш ярылары, аваз, тартык аваз, сузык аваз.

Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппаратытелнең үсү процессында формалаша. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергәннәр: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне (надставная труба) формалаштыра. Сөйләм аппаратының өлешләре:

1) сулыш аппараты; аңа диафрагма, үпкәләр, бронхлар һәм сулыш юлы (трахея) керә;

2) тавыш ярыларыннан һәм кимерчәкләрдән гыйбарәт булган бугаз;

3) бугаздан өске өлеш; аңа йоткылык, авыз һәм борын куышлыклары керә.

Һәрбер сөйләм органының биологик функциясе беренчел. Әйтик, тел авыз куышлыгында ризыкның тәмен таный, аны әйләндерә, йоткылыкка таба җибәрә. Теш авыз куышлыгын борын куышлыгыннан аера, авыз куышлыгын формалаштыра. Иреннәр авыз куышлыгын йомып торалар һ.б.

Авазлар ясауда барлык органнар да катнаша. Сулыш органнары, авазлар ясалсын өчен, һава дулкыны бирәләр, аны төрлечә үзгәртәләр.

Мәсәлән, рентген, һәр авазны әйткәндә, диафрагманың төшеп, күтәрелеп торуын күрсәтә; бронхлар да диафрагма белән ярашып эшлиләр, ә бу, үз чиратында, авазларның үзенчәлеген, иҗекләргә бүлүне тәэмин итә. Сулыш аппараты сулыш алу, сулыш чыгару өчен җайланган. Ул авазларны ясауда катнаша, ләкин аларның ясалу урыны була алмый.

Бугаз авазлар ясалуда төп роль уйный. Монда музыкаль тон һәм шау (тавыш, пышылдап әйтү) барлыкка килә. Бугаз 4 кимерчәктән тора: балдаксыман, калкансыман һәм ике пирамидаль (чүмечсыман) кимерчәкләр, үзара ярашып, бер система барлыкка китерәләр. Балдаксыман кимерчәкләр бугаз алдында тар, артта – киңрәк. Тар ягына калкансыман кимерчәкләр якын килә. Калкансыман кимерчәкнең кадык, адамово яблоко (рус телендә), бугаз җимеше дигән исемнәре бар. Балдаксыман кимерчәкнең киң өлешендә хәрәкәтчән пирамидаль кимерчәкләр урнашкан. Алар өчпочмак формасында, бер-берсенә якыная һәм бер-берсеннән читкә китә алалар. Калкансыман кимерчәкнең алдына, пирамидаль кимерчәкләргә, ике яклап эластик мускул җепселләре беркетелгән. Болар – тавыш ярылары. Алар соры төстәге эластик, тыгыз мускул җепселләреннән гыйбарәт һәм соңгылары горизонталь, вертикаль, диагональ рәвештә урнашкан, шактый хәрәкәтчән. Үпкәләрдән килгән һава агымы тавыш ярыларын тибрәтә. 32 дән 1100 гцка кадәр тибрәнеш булырга мөмкин. Пирамидаль кимерчәкләр хәрәкәтчән булганга, тавыш ярылары да ачыла, ябыла алалар. Шул рәвешчә, тавыш ярыгы (голосовая щель) барлыкка килә. Тавыш ярыгы ябык булып, тавыш ярылары киеренке хәлдә торсалар, һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкылып кына үтеп китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.

Тавыш ярылары, саңгырау тартыклардан кала, барлык авазларны әйтүдә дә катнашалар, һава агымы ачык тавыш каналы аша үтә. Тавыш каналы – тавыш ярылары арасындагы ачыклык. Тавыш ярылары бу очракта киеренке хәлдә булалар, тавыш каналы кечерәя һәм һава агымы ярыларны калтыратып үтеп китә. Төрле авазларны әйткәндә, тавыш каналы төрле дәрәҗәдә ачык була. Мәсәлән, ул [и] авазын әйткәндә, [а] авазын әйткәндәгегә караганда, кечерәк була, шуңа бәйле тибрәнешнең амплитудасы үзгәрә һәм авазның югарылыгы арта.

Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте (надгортанник) белән аерылып тора: ул, сулаганда, бугазга юл ача, ә ашаганда, бугазны яба (ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый). Бугаз өстендә йоткылык бар. Аның стеналары эластик, алар төрлечә үзгәреп, йоткылык резонаторының күләмен үзгәртәләр. Йоткылыкның күләме авазның көчен, куәтен билгели. Монда авыз резонаторының да роле бар, әлбәттә.

Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыгарга мөмкин һәм бу йомшак аңкауның торышына бәйле: әгәр йомшак аңкау күтәрелеп торса, борын куышлыгына юл ябыла, һава агымы авыз куышлыгына үтеп китә һәм авыз авазлары барлыкка килә. Әгәр дә йомшак аңкау төшеп тора икән, авыз куышлыгына юл ябыла һәм һава агымы борын куышлыгына үтеп китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта борын авазлары барлыкка килә: [м], [н], [ң]. Аерым телләрдәге (мәсәлән, француз, поляк, тува телләрендә) үзенчәлекле борын сузыклары шулай барлыкка килә.

Авыз куышлыгында тавыш һәм шау, теге яки бу төсмерләр белән баеп, сөйләм авазларына әйләнәләр. Анда күпсанлы сөйләм органнары урнашкан. Аскы һәм өске иреннәр хәрәкәтчән, алар йомыла, түгәрәкләнә, алга сузылалар, алар арасында бераз ачыклык та калырга мөмкин. Бу очракта [б], [п], [м], [о], [у], |ө], [о], [ү], [в], [ф], [w] h.б. авазлар барлыкка килә. Авыз куышлыгында ясала торган авазлар авыз авазларыдип аталалар.

Авыз куышлыгында иң хәрәкәтчән орган – тел. Телнең тамырын, аркасын һәм очын аерып карарга мөмкин. Телнең аркасы (өсте) үзе алгы, урта һәм арткы өлешләргә бүленә.

Телнең очы – аның иң хәрәкәтчән өлеше. Ул, алга килеп, аскы тешләр өстенә ятарга мөмкин; өске тешләр белән ике арада ярык калганда – башкорт, инглиз телләрендәге теш арасыth авазы; өске тешләргә килеп тигәндә – [д], [т], [л], [н] авазлары, өске теш казнасына (альвеолаларга) килеп кагылганда, инглиз телендәге [d], [t], [l], [n] авазлары барлыкка килә. Тел очы, өске тешләргә тимичә, күтәрелеп кенә торганда – [с], [с'], [з], [з'], [ш], [ж] авазлары, тел очы калтыраганда, [р] авазы ясала.

Тел уртасы, урта аңкауга таба күтәрелеп, тел һәм аңкау арасында ярык калса, һава агымы үтеп киткәндә, ышкылудан яшь, ял, яблокосүзләренең башындагы [й] авазы барлыкка килә.

Тел аркасының арткы өлеше йомшак аңкауның алдына якынаерга мөмкин. Бу очракта [г'], [к'], [х'], [г], [к], [х] авазлары барлыкка килә.

Тел аркасының торышы сузык авазларның характерына да тәэсир итә, чөнки телнең төрле өлешен аңкауга төрле дәрәҗәдә күтәрү авыз куышлыгының формасын үзгәртә, ә бу, үз чиратында, авазның тембрын билгели, [и] авазы тел алдының югары күтәрелүе вакытында ясала һәм резонатор алгы өлештә кысыла, [у] авазын әйткәндә, телнең арткы өлеше күтәрелә һәм авыз куышлыгының арткы өлеше кысылган хәлдә була.

Кече тел (латин. uvula – кечкенә тел), шулай ук телнең арткы өлешенә йомылып килеп яисә бераз ярык калдырып, авазлар ясый ала. Бу авазлар төрки телләрдә, нивх, чукот телләрендә очрыйлар: [къ], [гъ], [х], [ң]. Аларны увуляр авазлар диләр.

Авыз куышлыгындагы тешләр, каты аңкау, альвеолалар, төрле органнар белән бергә эшләп, авазлар барлыкка китерүдә ярдәмче роль үтиләр. Шул рәвешле, төрле сөйләм органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә төрле сыйфатлы авазлар ясала. Сөйләм органнарының авазларны әйткәндәге эшчәнлеге артикуляция дип атала. Аваз артикуляциясендә шартлы рәвештә өч этапны аерып чыгаралар: 1) сөйләм органнарының теге яки бу авазны әйтү өчен әзерлекләре (экскурсия), 2) сөйләм органнарының шушы авазны әйткәндә бер мизгелгә тукталып калуы (экспозиция), 3) сөйләм органнарының кире үз хәлләренә кайтулары (рекурсия). Мәсәлән, [б] авазын әйткәндә, һава агымы иреннәрдә киртә очрата (экскурсия); иреннәр бераз йомылып торалар (тукталыш), соңыннан һава агымының көче иреннәрне аера һәм һава авыз куышлыгыннан тышка чыга (рекурсия).

Экскурсиянең, киртәнең характерына карап, авазлар йомык һәм ярым-йомъш (өрелмәле) төрләргә бүленәләр. Йомык авазларны әйткәндә, сөйләм органнары арасында йомыклык хасил була; өрелмәле авазларны әйткәндә, бераз ярык кала; һава агымы шуннан үткәндә, ышкылып чыга. Өрелмәле авазларны фрикатив (латин. fricare – ышку), спирант (латин, spirans, spirantic – өрү, өреп чыгару) дип тә атыйлар. Алар: 1) ярыкның формасы, 2) ярыкның урнашуы, 3) кысылган участокларның саны буенча аерылалар. Ярыкның формасына карап, алар түгәрәк ярыклы (круглощелевые) һәм яссы ярыклы (плоскощелевые) авазларга бүленәләр. Беренчесенә мисал итеп инглиз телендәге [s] авазын (sing), икенчесенә – шул ук телдәге [th] авазын китерергә мөмкин: [thing]. Урнашуы ягыннан ярык урталыкта һәм тел аркасы белән тел-теш казнасы һәм аңкауда ([с], [с'], [з], [з'], [ш], [ж]) яки телнең як-ягында булырга мөмкин: [л], [л']. Кысылган участокларның саны ягыннан авазлар бер фокуслы (сөйләм каналында кысылу бер җирдә генә була), ике фокуслы (кысылу ике җирдә) булалар. Бер фокуслы авазларга [с], [с'], [з], [з'], [х]; ике фокуслыларга [ж], [ш] авазлары керә. Җәелмәле фокуслы авазлар да булып, аларга [җ], [ч] авазлары керә.

Экскурсиясе ягыннан йомык авазларның рекурсиясе төрле булырга мөмкин: бер төрлесе шартлау белән тәмамлана, икенчеләрендә йомыклык әкренләп ачыклыкка күчә бара. Беренчесендә сөйләм органнары тиз генә ачылалар һәм шул вакытта авазлар ясала. Аларны йомык-шартлаулы диләр: [б], [б'], [д], [д'], [г], [г'], [к], [к'] һ.б. Йомыклык ярыкка күчә барганда, артикуляциясе ягыннан катлаулы авазлар барлыкка килә. Болар – йомык-өрелмәле яисә аффрикат(латин. affricateышкылу) авазлар; мәсәлән, [тс, [тч].

Кайчак сөйләм органнары йомылганда, сөйләм каналының бер өлешендә бераз ачыклык кала. Бу вакытта катлаулы артикуляциягә ия булган йомык-үтешле (смычно-проходной) авазлар ясала. Һава агымы үтәргә мөмкин юл борын куышлыгы булса – [м], [н], [ң] авазлары, телнең ике ягы булса, [л], [л'] авазлары барлыкка килә.

Йомыклык бер булып, бер бетеп, телнең очы яисә кече тел калтырап торса, калтыраулыавазлар ясала. Алар [р], [р'] авазлары.

Сузыкларның артикуляциясе катлаулырак, аларда экскурсия, тукталыш, рекурсия өлешләрен билгеләү кыен, шулай да авазның башлануын һәм тәмамлануын аеру бик әһәмиятле. Бу бигрәк тә кушык сузыкларны – дифтонгларны өйрәнгәндә кирәк.

Сөйләм органнарының, теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы артикуляцион базатөшенчәсен тәшкил итә. Артикуляцион база тумыштан бирелми, бәлки билгеле телне өйрәнү процессында, шушы тел коллективында формалаша. Артикуляцион базасы буенча телләр бер-берсеннән төрле дәрәҗәдә аерылып торалар. Артикуляцион база ягыннан, мәсәлән, татар һәм грузин телләре шактый якын. Бу – һәр ике телдә дә тел арты һәм кече телнең авазлар ясаудагы зур роле белән билгеләнә. Рус телендә, киресенчә, сөйләм аппаратының бу өлеше актив түгел.

Артикуляцион базаның тотрыклылыгы чит телләрне өйрәнгәндә шактый нык сизелә. Туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы акценттөшенчәсен барлыкка китерә. Телне камил дәрәҗәдә белү – ул акцентсыз сөйләү дигән сүз.

Авазларның ясалуы һәм аларны кабул итү процессы кешенең үзәк нерв системасы тарафыннан башкарыла.

 

5.1. Лекция буенча сораулар:

1. Сөйләм аппаратына кергән органнарны санап чыгыгыз.

2. Авазлар ясауда сулыш органнарының функциясе нинди?

3. Сөйләм аппаратындагы резонаторларны атагыз.

4. Иң хәрәкәтчән орган нинди?

5. Аваз ясау ничә этаптан тора һәм алар ничек атала?

 

5.2. Биремнәр:

1. Сөйләм аппаратының төзелешен схема рәвешендә ясап бирегез.

2. Авазларны ясаганда сөйләм аппаратында барган процесслар турында сөйләгез.

 

5.3. Глоссарий:

Акцент – туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы.

Артикуляцион база – сөйләм органнарының, теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы.

Сөйләм аппараты – кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасы.

5.4. Әдәбият исемлеге:

1. Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

3. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

4. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

5. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

6. www.ksu.ru/

 

Лекция 6. Татар теленең авазлар системасы. Сузык авазлар

Аннотация.Лекциядә тартык һәм сузык авазларның бер-берсеннән аерып торган билгеләре күрсәтелә. Сузык авазларның ясалышы, нинди билгеләргә карап төркемләнүләре турында сүз бара.

 

Мөһим сүзләр:сузык аваз, рәт, күтәрелеш, иренләшү, озынлык, дифтонг, дифтонгоид, трифтонг, вокализм.

Барлык телләрдә дә авазлар тартык һәм сузыкларга бүленәләр. Бу рәвешле бүленештә авазларның һәм әйтелеш /артикуляция/, һәм яңгыраш /акустик як/, һәм лингвистик үзенчәлекләре исәпкә алына.

1. Артикуляция буенча: сузык авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава үз юлында бернинди тоткарлыкка очрамый; һава агымы көчсез була; сөйләм органнары тулаем киеренке хәлдә тора. Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы сөйләү органнырының кайсы урынында булса да каршылыкка очрый; һава агымы көчле була; тартыкларны әйткәндә сөйләм органнары тоташ киеренке хәлдә булмый, киеренкелек нигездә тоткарлыкны җиңү урынында барлыкка килә.

2. Акустик яктан аермалык әйтелеш үзенчәлекләреннән килеп чыга. Сузык авазлар тавыш (тон) ярдәмендә ясала, ә тартыкларның ясалышында шау катнаша.

3. Лингвистик яктан сузык авазлар сөйләмнең авазлардан кала икенче әһәмиятле табигый берәмлеге булган иҗекләрне ясауда катнашалар. Сузыклар – иҗек ясаучы авазлар. Татар телендә тартыклар үзләре генә иҗек барлыкка китерә алмыйлар.

 

Сузык авазлар системасы

Сузыклар һәм тартыклар, чыннан да кискен аерылып тормыйлар, алар арасында әкренләп, азмы-күпме, бер-берсенә күчеш бар. Ике чиктә сузыклар һәм саңгырау тартыклар тора: беренчеләре тоннан гына торса, икенчеләре шаудан гына гыйбарәт. Яңгырау тартыклар сузыкларга тон белән һәм әзрәк көч белән әйтелүләре ягыннан якын. Сонор тартыклар сузыкларга акустик яктан охшаш.

Сузык һәм тартыкларның акустик һәм артикуляцион аермалары аларның телдәге рольләренә дә тәэсир итә. Сузыклар иҗек ясыйлар, аның үзәге булалар. Тартыклар сузыклар белән бергә генә киләләр, үзләре генә иҗек ясамыйлар.

Тел белемендә, сузыкларны төркемләгәндә, артикуляцион билгеләргә нигезләнеп эш итәләр, акустик билгеләр дә исәпкә алына.

Сузыкларның ясалышында телнең һәм иреннәрнең торышы зур әһәмияткә ия. Телнең торышы үзгәрү резонаторны үзгәртә һәм шуңа күрә күп төрле сузыклар барлыкка кил&#

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.