Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

III. Ил язмышы — ир язмышы



Әдип Маликов.Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).

Гадел Кутуй.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).

Сибгат Хәким.Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).

Рафаил Төхфәтуллин.Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).

Мөхәммәт Мәһдиев.Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).

Мөхәммәт Мирза.Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак” шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).

IV. Һәр чорның үз герое

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).

Хәсән Туфан.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.“Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).

Гурий ТавлинТормыш юлы, иҗаты турында белешмә.Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).

V. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннан өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).

Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә.Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше (1 сәгать).

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

Әдәбият теориясе. Повесть (4 сәгать).

 

VI. Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).

Роза Хафизова.Язучы турында белешмә.Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү (2 сәгать).

Рафис Корбан.Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).

 

VII. Табигатькә дә табиб кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов.Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).

Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы – кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Хәбир Ибраһим.Язучы турында белешмә.Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

 

Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән өзек.

Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.

М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек.

Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.

Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буена)

Мостай Кәрим. Озын-озак балачак.

Нардуган (Татар халык йоласы) .

Покрау (Керәшен татарлары бәйрәме).

Уярня (Мари халык бәйрәме).

Ким Васин. Җыр шулай туды.

Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау.

Юрий Семендер. Ике ветеран.

Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы.

Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер...

Нәҗип Думави. Габдулла.

Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.

Фоат Садриев. Юкка көттеләр.

Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш.

Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.

Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы.

Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.

Шәйхи Маннур. Печән җыйганда.

Рашат Низами. Куркытылган поши.

 

Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Тукайлы тормыш.

Асылташларга тиң хәзинәләр.

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.

Батырлар бар төштә – татарлар бар...

Ватан барыннан да газиз.

Балачакның онытылмас мизгелләре.

Табигать – уртак йортыбыз.

НЧЕ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

1) Г.Тукайның “Пар ат” шигыре;

2) Ш.Камалның “Буранда” новелласы;

3) С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре;

4) Г.Афзалның “Юл газабы” хикәясе;

5) Ф.Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек;

6) Р.Харисның “Ике гөл” шигыре;

7) Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасыннан өзек.

 

II бүлек

8 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

− 7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

 

III бүлек. Укыту-тематик план

Эчтәлек Сәгать саны
1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана 5 сәгать
2. Без тарихта эзлебез 8 сәгать
3. Онытылмас еллар 12 сәгать
4. Әтинең зур бүреге иртә киелде 7 сәгать
5. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан! 15 сәгать
6. Көлсәң – көл, еласаң – ела! 7 сәгать
7. Даһи гомере – халкы хәтерендә! 8 сәгать
8. Табигатьнең дә җаны бар 7 сәгать
9. Кабатлау 1 сәгать
Барысы:

 

Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 7 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать

 

IV бүлек

8 нче сыйныф өчен календарь-тематик план

Дә- рес № Дәрес темасы Дә-рес са-ны Төп эчтәлек   Көтелгән нәтиҗә Укучылар эшчәнлеге төрләре Контроль эш төрләре Үткәрү вакыты план / факт
метапредмет предмет шәхескә кагылышлы      
Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...
Ачыла тарихның пәрдәсе. Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку. Риваять жанры турында теоретик төшенчәне бирү, халкыбыз тарихы белән бәйләү. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, татар халкының “Сихерче кыз” риваяте белән танышу. Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. Дәреслектә биремнәр, риваять белән әкиятнең уртак якларын табу, нәтиҗәләр чыгару. “Сихерче кыз” әкиятен уку.    
Сезгә ялган, миңа чын. “Гали тугае”, “Моргана” риваятьләрен уку. Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү. Риваять турында алган белемнәрне ныгыту, татар халык риваятьләре белән танышуны дәвам итү. Балаларда татар халык һәм башка халык риваятьләренә, халыкларның үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү. Риваятьләр уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Проект эшенә әзерләнү.    
Халыкныкы халыкта саклана. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Риваять темасын гомумиләш- тереп кабат- лау. Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү, шәһәр, авыл, елга исемнәренең килеп чыгышын аңлату. Риваять турында алган белемнәрне ныгыту. Балаларда татар халык риваятьләренә, үткәненә, атамаларның килеп чыгышына карата кызыксыну тәрбияләү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.   Проект тәкъдим итү, яклау.    
Сезгә ялган, миңа чын. Легенда жанрына гомуми күзаллау булдыру. Легенда жанры турында теоретик төшенчәне бирү.   Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку. Балаларда татар халык легендаларына, башка халык легендаларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.   Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү. Легенда белән риваятьләр арасында аермалы якларны билгеләү, таблица белән эшләү. Тест  
Моңы барның йөрәгеннән Һәрвакыт җылы чыгар. Милли уен кораллары белән танышу. Эстетик тәрбия бирү. Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, халык музыка уен кораллары турында белешмә бирү, танышу, проект эшен яклау. Балаларда татар халык музыка уен коралларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү, табышмакларның җавабын табу, шигырь уку, сорау-җавап формасында шигырьгә анализ ясау. Проект  
Без тарихта эзлебез
Тарих – тормыш остазы.   Ибн Фадлан һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу. Болгар дәүләтенең ил тарихындагы ролен ачыклау, сәяхәтнамәләр һәм елъязмалар жанры турында теоретик төшенчә формалаштыру. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан турында белешмә бирү. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсен өйрәнү.   Мәдәниятебезгә, тарихыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү.   Өзекне уку, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше, диалог, Л.Фәттаховның картинасы, дәреслектәге биремнәр буенча эш.    
Гыйлемсез кеше – канатсыз кош. Фатих Кәрими иҗаты. “Аурупа сәяхәтнамәсе” белән танышу. Мәдәният учакларына тарихи күзәтү. Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗатын, “Аурупа сәяхәтнамәсе”н өйрәнү. Сәнгать җәүһәрләренә, халкыбыз мирасына, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, анализ. тест  
Энҗе табучы әдип.   Миргазиян Юныс иҗаты, “Су” хикәясен уку.   Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау. Миргазиянның Юныс тормыш юлы һәм иҗатын, “Су” хикәясен өйрәнү.   Туган илне сагыну, Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, сәнгатьле уку, сорауларга җавап, анализ, тәрҗемә, сүзлек белән эш, биремнәр эшләү. тест  
Җиктереп пар ат, Казанга. Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын, “Пар ат” шигырен уку. Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, видеоязма карау, шигырьне язмада тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән таныштыру, төркемнәрдә эзләнү, тикшеренү, фикер алышу, нәтиҗә чыгару. тест  
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур. “Пар ат” шигыренә анализ. Тема буенча теоретик төшенчәләрне бирү. Әдәби – теоретик күнекмәләр булдыру.   Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү. Лирик әсәрне аңларга, андагы хис-кичерешләрне тоярга, аларның үсү-үзгәрүен яки алмашынуын күрергә әзерләү. Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Сәнгатьле уку, “Пар ат” җыры видео-язмасын карау. Шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтү, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыклау, хисләр күчешен тою, шул күчешкә салынган мәгънәне аңлау, биремнәр эшләү.    
Милли мәдәниятебезне үстерүдә Бакый Урманче иҗаты. Бакый Урманче иҗаты белән танышу. Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. Триптих төшенчәсен аңлату. Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. Татар халкының бөек шәхесләре, аларның иҗатына кызыксыну уяту; сирәк очрый торган талантка ия булган сынчы иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү. Әңгәмә, өзекне уку, виртуаль экскурсия, презентация, “Туган тел” җыры, диалог төзү, сорауларга җавап, картина буенча эш, сүзлек эше. тест  
Наҗар Нәҗми - Тукай шәкерте. Наҗар Нәҗминең иҗаты, “Агыйделдә ак пароход” әсәре. Тел, халык, тарих төшенчәләрен аңлауга ирешү. Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Агыйделдә ак пароход” әсәрен өйрәнү. Милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.   Һәр абзацны уку, эчтәлекне аңлаганны тикшерү өчен, гади сораулар бирү, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше.    
Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк. Укылган әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне кабатлау. Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү. Укылган әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне истә калдыру. Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез турында аңлап калу; туган җиргә, милләттәшләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар яклау, әңгәмә, сорауларга җавап, викторина, ярыш, тәрҗемә, сүзлек белән эш.    
  Онытылмас еллар
Билгесез биеклектә. Рәссам Виктор Куделькинның иҗаты. Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку. Бөек Ватан сугышы чоры турында белемнәрне яңарту Рәссам Виктор Куделькинның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү. Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, картина белән эш, җыр тыңлау, тәрҗемә эше.    
Тырышса да дошман, шагыйрьләрне аералмый җырдан, халыктан. Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында” һәм татар халык җыры “Герман көе” белән танышу. Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуын һәм бер-берсенә йогынты ясауларын күзәтү. Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар турында белешмә бирү. Татар халык җыры “Герман көе” һәм Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында” дип аталган җырларны өйрәнү. Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, җырларны тыңлау һәм өйрәнү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау, нәтиҗә.      
Патриот-шагыйрь. Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү. Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүматлар бирү.   Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау. Кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү. Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, анализ, нәтиҗә.    
17- Үлем турында уйлама, илең турында уйла. Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гарун” поэмасын уку. Сәнгатебезгә – халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү; образлар системасы төшенчәсен аңлату. Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, интернет челтәреннән табып тыңлау, өлешләргә бүлү, сорауларга җавап, биремнәр эшләү, образларга характеристика.    
19-20 Исемең калды моңлы бер җыр булып... Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Бөек Ватан сугышында катнашкан геройлар тарихы. Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау. Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, драма әсәре турында фикер алышу, интернеттан табып өзек карау. Теоретик төшенчәләр (символик образ, диалог, ремарка) белән эш.    
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк, Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.   Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар. Мәркәзебезнең истәлекле урыннары белән танышу. Барельеф төшенчәсен аңлауга ирешү. Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту; Марсель Cәлимҗанов һәм Ринат Таҗетдинов эшчәнлеге белән танышу.   Ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.   Фронталь әңгәмә, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, төркемнәрдә эш, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, өзекне ике өлешкә бүлү, исем кую, тәрҗемә итү, эпиграфны аңлату, план төзеп сөйләү, нәтиҗә чыгару.    
Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый.   Хат үрнәкләре белән танышу, Бөек Ватан сугышы батырларының фронт хатларын уку. Эпистоляр жанр турында төшенчә бирү. Фронт хатларын уку. Хат язу үзенчәлекләрен өйрәнү. Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.   Хатларның төрләре, аны язу нормалары, этикеты, бөек кешеләрнең хат үрнәкләре буенча әңгәмә оештыру, аңлатмалы сүзлек белән эш, хатның эчтәлеген сөйләү; сүзлек өстендә эш; иҗатка бәйле сораулар төзү;    
Син күрсәткән батырлыкны, солдат, Халкым сөйли мактап бүген дә. Мостай Кәрим иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре. Рәсем сәнгате аша Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү. Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Билгесез солдат” шигырен өйрәнү. Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.   Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, анализ.    
Дөньяда тик бары яхшылык кына үлми. Чыңгыз Айтматов иҗаты. “Анам кыры” әсәре. Бөек Ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату. Чыңгыз Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Анам кыры” әсәрен өйрәнү.   Туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.   Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, өзекне рольләргә бүлеп уку, сүзлекләр белән эш.    
Без азатлык алып биргән көннәр, Хәтерләми икән кем генә!   “Онытылмас еллар” бүлегендә өйрәнгән материалларны кабатлау.   Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү.   Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү. Патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.   Бәйләнешле сөйләм үстерү, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, әңгәмәдә катна- ша алу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу. проект  
  Әтинең зур бүреге иртә киелде
Җиңүне якынайткан җыр. Клара Булатова иҗаты. «Башым иям» шигыре белән танышу.   Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау. Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, «Башым иям» шигырен уку.   Якыннарыңа, туганнарыңа карата ихтирам, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, анализ ясау, дәреслектәге сорауларга җавап бирү.    
27-28 Тынычыкның туган көнен Бәйрәм итә бүген илем...   Нур Әхмәдиев иҗаты. «Җиңү көне» шигыре, “Минем туган көнем” хикәясе. Бөек Ватан сугышы, аның гади халыкка китергән авырлыклары турында тарихи мәгълүмат бирү. Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗатын, «Җиңү көне» шигырен, “Минем туган көнем” хикәясен өйрәнү. Якыннарына, туганнарына карата ихтирам, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Биографияне укып, сорауларга җавап эзләү, шигырьне сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау.      
29-30 Шәфкатьлелек бизи кешене! Факил Сафинның иҗаты. “Тулганай” әсәре. Текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.   Факил Сафинның тормышын һәм иҗатын, «Тулганай» әсәрен өйрәнү.   Әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. Сүзлекчә белән эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу, әсәргә сорау-җавап формасында анализ ясау, образларга характеристика бирү, таблица белән эшләү.    
Таң булып нур сибә Ватаным. Рәзил Вәлиев иҗаты.«Ватаным» шигыре. Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗатын, «Ватаным» шигырен өйрәнү. Туган илнең матурлыгына соклану, аның тарихы белңн кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, анализ. Тест  
Җиңү көне җиңел бирелмәде. “Вакыт сынавы аша...” – проектларны яклау. Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү. “Җиңү” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.   Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектларны яклау, Проект  
Ана – изге, Ана – бөек, Аңа – дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!
Бәхет эзләгәндә. Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку. Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү. Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты белән танышу, “Буранда” хикәясен уку.   Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, беренче өлешкә план төзү, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, сүзлек белән эш, хронологик таблица, образларга характеристика. тест  
Исән чакта белү кирәк икән, Әти-әниләрнең кадерен. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү. Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әдәби деталь турында теоретик төшенчә бирү. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү.   Укучыларда өлкән буынга, әниләргә кече яшьтән шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.   Икенче, өченче өлешләрне уку, план төзү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, анализ, образга характеристика, схема белән эш, табигатьтәге буран белән Мостафаның эчке дөньясындагы халәтне чагыштыру, нәтиҗә ясый белү.    
Тайгак кичүләрне кичкән шагыйрь. Ибраһим Салахов иҗаты. «Колыма хикәяләре» циклыннан “Ана тавышы” Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү. И.Салаховның тормышын һәм иҗатын, “Ана тавышы” өзеген өйрәнү. Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. Чорга дөрес бәя бирә белергә өйрәтү. Уку, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, автор идеясен билгеләү, дәреслектәге биремнәрне эшләү.    
Тетрәндергеч еллар авазы. Ибраһим Салаховның «Колыма хикәяләре» циклыннан “Ана тавышы”. Язучының “Колыма хикәяләре” циклыннан «Ана тавышы» өзегендә сурәтләнгән вакыйгалар аша шәхес культының тирән фаҗигасен тоемлау. Ибраһим Салаховның Колыма хикәяләре циклыннан “Ана тавышы” өзегенә анализ. Әхлак тәрбиясе бирү; аналарга тирән мәхәббәт, кешелеклелек, кече күңеллелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләргә омтылу. Әңгәмә, уку, анализ, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү, образларга характеристика, өзек буенча сораулар төзү.    
Ана күңеле – балада. Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигыре. Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану. Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗатын, “Әнкәй”, шигырен өйрәнү. Өлкән буынга мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Шигырьләрне укып, сораулар буенча анализлау, сүзлек белән эш, рифмалашкан сүзләрне табу, тема буенча мәкаль- әйтемнәрне аңлауга ирешү.    
Җырларымда телим. Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре. Экологик тәрбия идеяләре турында фикер алышу. Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен уку. Туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү, өлкән буын кешеләренең фикерләрен тыңларга өйрәнү. Сәнгатьле уку, сүзлек белән эш, анализ, лирик геройга бәя бирү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, сораулар төзү, үз фикереңне әйтә һәм нәтиҗә ясый белү.    
Әнкәйләрдән күргән игелек. Роберт Миңнуллин иҗаты, “Әнкәй” шигыре. Гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру. Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты, “Әнкәй” шигырен өйрәнү. Гаилә, кеше кадере, әти-әни кадерен белергә өйрәтү. Сәнгатьле уку, тәрҗемә эше, сорауларга җавап бирү, анализ, нәтиҗә ясый белү, җыр тыңлау.    
Туган җирләр әнкәй белән. Марсель Галиев иҗаты. “Су буеннан әнкәй кайтып килә шигыре”. Марсель Галиев яшәгән чор турында мәгълүмат бирү. Марсель Галиевның тормышы һәм иҗаты, “Су буеннан әнкәй кайтып килә шигыре” белән танышу. Туган җиргә, әниләргә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, җыр тыңлау, сүзлек өстендә эшләү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, әсәрнең теленә игътибар итү, лирик геройга бәя бирү, анализ, нәтиҗә чыгару.    
Кабатланмас әкият. Марсель Галиевның “Кабатланмас әкият” шигыре. Халкыбызның тормыш-көнкүреше, авыл тормышы турында мәгълүмат бирү. Марсель Галиевның “Кабатланмас әкият” шигырен өйрәнү. Укучыларда туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.   Сәнгатьле уку, образларны табу, аларга характеристика, анализ, тәрҗемә эше, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, сораулар төзү, нәтиҗә ясау.    
42-43 Ата-анага бурычны бары тик кеше булып кына түләп була. Шәриф Хөсәенов иҗаты, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) драмасыннан өзек уку. Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт төшенчәсен формалаштыру. Шәриф Хөсәеновның тормышын һәм иҗатын, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) драмасыннан өзекне өйрәнү. Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Рольләргә бүлеп уку, спектакльне карау, сүзлекләр белән эш, сорауларга җавап, план төзү, эчтәлек сөйләү, образларга характеристика, анализ, нәтиҗә ясау.    
44-46 Ана куллары. Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре. Медицина терминнары турында мәгълүмат бирү. Фоат Садриевның тормышын һәм иҗатын, “Таң җиле” әсәрен өйрәнү. Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү. Әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлекнең идеясен таба белү, анализлау, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, хронологик таблица төзү, нәтиҗә.    
Кая барсам – әнкәй күңелдә. «Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга...» бүлеген гомумиләштереп кабатлау, бәйләнешле сөйләм үстерү. Команда белән эшләү, проект эше башкарырга өйрәнү. Укыганны гомумиләштереп кабатлау. Роберт Миңнуллинның дәреслектә өстәмә уку өчен бирелгән “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырен уку. Ата-анага җәбер-золым иткән имансыз балаларның дөньяда игелек күрмәүләре, ата-ана каргышы төшү турында тормыштан мисаллар китереп сөйләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү, проект яклау, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү, командалап эшләү, эшне аудиториягә тәкъдим итү, җыр тыңлау. Тест  
Көлсәң — көл, еласаң — ела  
Күңелсездән көлке чыкмас. Сатирик журналлар, Галиәсгар Камал иҗаты. Сатира жанры турында теоретик төшенчә бирү. Беренче сатирик журналлар турында мәгълүмат бирү. Галиәсгар Камалның тормышын, иҗатын өйрәнү. Әхлак (кешелеклелек, юмартлык) хисләре тәрбияләү. Беренче сатирик журналлар турында әңгәмә оештыру, сорауларга җавап, дәреслектәге биремнәрне эшләү. Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таны- шу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, парлап эшләү, ишетеп аңлау, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү, сүзлекчә белән эшләү.    
49-50 Хәйләсез дөнья файдасыз. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе. Театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен өйрәнү. Сарказм турында теоретик төшенчәне аңлату. Хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү. Акча артыннан куу юлындагы кешелексезлек һәм түбәнлек сыйфатларын аңлату. Рольләргә бүлеп уку, образларга характеристика, сүзлекчә белән эшләү, вакыйгаларга бәя бирү, сорауларга җавап бирү, интернет челтәреннән спектакльне табып карау, Николай Островскийның «Үз кешеләр — килешер- без» («Свои люди — сочтёмся») комедиясе белән чагыштыру, анализ.    
Һәр заманның үз герое була. Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе. Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау. Гамил Афзалның тормышын, иҗатын һәм “Юл газабы” хикәясен өйрәнү. Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.   Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, тест, төркемнәрдә эшләү, сорауларга җавап бирү, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.    
Сүз күңелдә очкын булып көйри. Гамил Афзалның “Тәвәккәл әби” шигыре. Сатирик шигырь, ирония турында теоретик төшенчә бирү. Гамил Афзалны юмор остасы буларак өйрәнү, “Тәвәккәл әби” шигырен аңлап уку, юмор аша язучы теләгән фикерне табарга өйрәнү Әхлак тәрбиясе бирү Сәнгатьле уку, теоретик төшенчәләрне аңлату, шигырьне өлешләргә бүлү, исем кую, автор идеясен билгеләү, сүзлек өстендә эш, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү.    
Озын сүзнең кыскасы. Зәки Нури иҗаты, пародия, эпиграммалар Пародия, эпиграмма төшенчәсе турында белемнәр бирү һәм аларны тормыш белән бәйләү. Зәки Нури тормышы, иҗаты белән таныштыру, пародияләрен һәм эпиграммаларын укып, нәтиҗә ясау, бүлекне йомгаклау. Дөреслекне аңлау, аны яклау һәм дөреслек белән яшәү мәгънәсен аңлату. Сәнгатьле уку, теоретик төшенчәләрне аңлату, сүзлек өстендә эш, фикер алышу, парлап сөйләшү, сорауларга җавап бирү,    
54. Көлке дисәң дә көлке! “Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Укыганны гомумиләш- терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. “Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Әйләнә-тирәдәге вакыйгалардан, кешеләрнең гамәлләреннән гыйбрәт ала белүнең табигате, тәртибе турында фикер алышу. Бәйләнешле сөйләм үстерү, укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү, белемнәрне тикшерү. тест  
Даһи гомере – халкы хәтерендә!
Көйләрдән тезмәләр тездем.   Ренат Харис иҗаты. “Гармунчы” поэмасы. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. Риенат Харисның биографиясен, иҗатын һәм “Гармунчы” поэмасын өйрәнү. Гармунчы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.   Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, поэманы тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.    
Минем тирәмдә Кояш үзе әйләнә. Ренат Харисның “Ике гөл” шигыре. Укучыларга экологик тәрбия бирү. Ренат Харисның “Ике гөл” шигырен уку. Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү. Сәнгатьле уку, сораулар буенча анализлау, мәсәлгә хас үзенчәлекләрне табу, монолог уку, диалог төзү, образларны чагыштыру, мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау, нәтиҗәләр ясау.    
Шигырем – ачык! Зөлфәт иҗаты. “Шигырем-ачык” шигыре. Татар шигъриятенә кызыксыну уяту. Зөлфәтнең биографиясен, иҗатын һәм “Шигырем – ачык” шигырен өйрәнү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү. Язучы иҗатына күзәтү ясау, сәнгатьле уку, анализ, сүзлек эше, сорауларга җавап, биремнәр эшләү, нәтиҗә.    
Ерактагы моңлы бер көй булып.   Зөлфәтнең “Шундый чагы әле җанымның” шигыре. Иҗат процессына мәхәббәт тәрбияләү. Зөлфәтнең “Шундый чагы әле җанымның” шигырен уку. Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү. Сәнгатьле уку, төп фикерне аерып чыгара белү, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.    
Ил җыр белән яши. Галия Кайбицкая иҗаты. Опера сәнгате аша эстетик тәрбия бирү. Галия Кайбицкая иҗатын өйрәнү. Музыкаль әсәрләр аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам уяту. Галия Кайбицкаяның тормыш юлы, иҗаты турында уку, хронологик таблица, сораулар төзү, опера тыңлау, биремнәрне эшләү, нәтиҗәләр ясау.    
60-61 Сәхнә хуҗасы. Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе. Бию сәнгате аша эстетик тәрбия бирү. Рабит Батулланың тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бию» әсәрен уку. Сәхнә кешесенә ихтирам тәрбияләү. Язучы иҗатына күзәтү, эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, биремнәр эшләү, диалогларга бүлеп уку, интернет челтәреннән Рудольф Нуриев башкаруында бию карау, образга характеристика, анализ, нәтиҗә ясау.    
Иҗат – ул яшәү рәвеше. Иҗат процессы бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укучыларда иҗатка омтылыш тәрбияләү. Укучыларда иҗат процессына, хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү. Бәйләнешле сөләм үстерү, проектлар яклау, үз фикереңне әйтә, нәтиҗә ясый белү, тест. Тест  
Табигатьнең дә җаны, рухы бар
Батыр Җайдак. Айдар Хәлим иҗаты. “Өч аяклы ат” повесте. Тарихка, халкыбыз язмышына хөрмәт хисләре тәрбияләү.   Айдар Хәлим тормышын һәм иҗатын, “Өч аяклы ат” повестеның төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү.   Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү. Туганлык мөнәсәбәтләренең нык булырга тиешлеген күзаллау.   Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, беренче өлешне уку, образлар белән танышу, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, “Өч аяклы ат” повесте буенча фильмнан өзек карау.    
Фронттан кайткан ат. Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте. Шәҗ|

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.