Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

Укыту-тематик плагнлаштыру

әдәби уку

Классы 3

Сәгатьләр саны: Барлыгы 68 сәгать; атнага 2 сәгать

Бурычлар:

1. Укучыларның логик-теоретик анализлауга сәләтен үстерү.

2. Анализ нәтиҗәсендә проблема табарга һәм аны куярга өйрәтү.

3. Максатка ирешү (проблеманы чишү) юлын планлаштырырга өйрәтү.

4. Проблеманы чишү юлын модельләштерергә өйрәтү.

5. Чишелгән проблеманың эш ысулларына рефлексия ( рефлексия – дәрестә үзләштергән барлык материалны баштан азакка кадәр эзлекле рәвештә күңелдән үткәрә белү сәләте) ясарга өйрәтү.

3 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

1. Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;

2. Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

3. Балаларның активлыгын үстерү;

4. Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен чишәргә өйрәтү;

5. Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү

Укучы балаларның әзерлеге дәрәҗәсе ( уку елы башына)

Әдәби уку фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы таныш булырга тиеш :

§ Әдәби әсәрләр, аларның авторлары.

§ Китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр).

Укучылар белергә тиеш:

v Укучылар текстларны дөрес, аңлаешлы итеп, минутына 1 нче яртыеллыкта 40 сүз, икенче яртыеллыкта 50 сүз укырга;

v Бер үк эчтәлекне хикәяләү һәм сурәтләү формасында сөйләргә;

v Хикәяләү һәм сурәтләүнең өлешләре һәм алар арасындагы бәйләнешнең үзенчәлекләрен

әйтә белергә;

v Хикәяләү һәм сурәтләү текстларын аера белергә;

v Текстның эчтәлеген телдән һәм язмача бирә белергә;

v Сюжетлы рәсемнәр буенча, күзәтүләргә нигезләнеп, хикәяләү һәм сөрәтләү характерындагы

текстлар иҗат итә белергә.

Укучы балаларның әзерлеге дәрәҗәсе ( уку елы ахырына)

Әдәби уку фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә 3 нче сыйныф укучысы таныш булырга тиеш :

§ Әдәби әсәрләр, аларның авторлары.

§ Китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр).

белергә тиеш:

 

§ Аңлап эчтән уку.

§ Әсәрнең темасын һәм фикерен белү.

§ Эчтәлеген сөйләү .

§ Әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

§ Вакыйгаларны бәяләү.

§ Сәнгатьле итеп яттан сөйләү.

§ Балалар әдәбиятының жанрлары (әкият, хикәя, мәсәл).

 

Тематик план атнага 2 сәгать исәбеннән, барлыгы 68 сәгатькә исәп итеп төзелә. Шул исәптән контроль эш – 7сәгать

сыйныфтан тыш уку -14 сәгать.

 

“Материаллар, укыту чаралары “ бүлегендә компьютер куллану каралган:күргәзмә материал, укучыларга телдән җавап бирү өчен биремнәр, күнегүләр, тестлар, тренажерлар, электрон дәреслекләр.

Күргәзмә материаллар(слайдлар) яңа матеиалны өйрәнгәндә күргәзмәлелек урынына, укучылар җавап биргәндә кулланыла.Агнимацияне куллану яңа материалны үзләштергәндә укучыларда кызыксыну уята.

Телдән җавап бирү өчег биремнәр, күнегүләр, тестлар үз эченә анимация ярдәмендә төзелгән сораулы биремнәр, күргәзмәле җаваплпр туплый.

Электрон дәреслекләр ярдәмендә яңа материалны да, белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресендә дә, мөстәкыйль эшләр вакытында да уңышлы кулланырга мөмкин. Әлеге дәреслекләрдә теоретик материал да, практик биремнәр дә, белешмә материаллары да зур урын алган. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

 

 

ТЕМАЛАР БҮЛЕНЕШЕ


№:п/п Темалар бүленеше Дәрес саны Белем һәм күнекмәләр
Икенче сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү. Тиз, аңлап дөрес уку; эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.
Әсәрне өлешләргә таркату. Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү,укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү, мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү, образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Әсәрне охшаш өлешләрен кушып бүлү. Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү;сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.  
Кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтләү. Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү,кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтли белү,
Кешенең күңел дөньясы. Хиснең дәрәҗәсе. Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү, сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.
Хиснең сәбәбе Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү, сыйфатларны барлау, гомумиләштерү; әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту
  Лирик шигырьләр Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомумиләштерү; тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү
Вакыйгалар бәйләнеше. Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү, шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү.
Сәбәп – нәтиҗә бәйләнеше. Тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү; укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә, мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.
Каршылык бәйләнеше. Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.
Күренеп торган бәйләнешләр. Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү,әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү.  
Күзгә күренми торган бәйләнешләр. Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту, әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү
Әйтми калдыру. Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү
Кабатлау.Үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү. Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү
Әйдәгез өйдә укыйбыз! Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү, тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

3 нче сыйныфта әдәби уку дәресләрен тематик планлаштыру

Тәр-тип саны Программаның бүлеге Дәреснең темасы Сәгать саны Дәреснең тибы Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр Контроль төре Дәреслек Материал, ИКТ Дата Срок
1. Икенче сыйныфта өйрәнгән белемне искә төшерү .Безнең гаилә Г.Тукай. Без ничәү? Х.Халиков   3сәг. Комбиниров Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау 3-4 Презентация, портрет    
2. Төзәтәм. Н Измайлова       Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү агымдагы 4-5 Китап күргәзмәсе    
3. .Васыять (мәзәк) Эш һәм ял. Ә.Исхак   Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау 5-7 ТХӘ    
4. Әсәрне өлешләргә таркату Чисталык яратабыз. М.Фәйзуллина   8сәг.   Яңа материалны өйрәнү Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау 8-10 Китап күргәзмәсе    
5.   Ташбака илә куян (мәсәл) Г.Тукай Кл.т.у. №1     Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү агымдагы 10-11 Презентация, портрет    
6.   Ак күбәләк. Ф.Кәрим Ай. Р.Бәшәр     Комбиниров Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү. агымдагы 10-12 Китап күргәзмәсе    
7.   Ишәк илә сандугач (мәсәл) Г.Тукай. Шаян җил.Р.Вәлиев.   Комбиниров Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү   12-14 Презентация, портрет    
8.   Ашка үпкәләмә. Н.Арсланов Өч гөлчәчәк.Татар халык әкияте     Комбиниров Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Фронталь сорау 15-18 Китап күргәзмәсе    
9.   Ике салкын. Рус халык әкияте.Кл.т.у№2 Елан белән кычыткан И.Юзеев       Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау   Презентация    
10.   Бөтенлек..Наил аркасында. А.Гатуф. Югалганмы? (мәзәк0   2с. Яңа материалны өйрәнү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү агымдагы 18-21 Китап күргәзмәсе    
11.   Шәвәли сәгате. Ш.Галиевэ Җил нинди? Л.Шагыйрҗан   Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү агымдагы   Презентация, портрет    
12. Әсәрне охшаш өлешләрен кушып бүлү Чыршы. Г.Тукай Кояшның нурлары.Дәрдемәнд   4с. Яңа материалны өйрәнү Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрөтү Фронталь сорау агымдагы 22-24 Презентация, портрет    
13.   Кыш усаллыгы. К.Ушинский. Билгеле урын. Йолдыз.   Комбиниров Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү. Фронталь сорау агымдагы 24-29 Китап күргәзмәсе    
14.   Шауламагыз, әти йоклый. Ш.Галиев Иң тәмле икмәк С.Баттал   Комбиниров Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Фронталь сорау агымдагы 30-33 Презентация, портрет    
15.   Күз. Җ.Хәлил. Һөнәрле үлмәс (татар халык әкияте) Кл.т.у. №3     Контроль Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту тест   Презентация, портрет    
16. Кеше сыйфатының дәрәҗәсен сүрәтләү Ботка. (Татар халык әкияте) Өч туган. Б.Гримм 5с. Яңа материалны өйрәнү Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү Фронталь сорау агымдагы 34-39 Презентация, портрет    
17.   Чыдамады. (Татар халык әкияте) Куркак кеше.(Татар халык әкияте)     Комбиниров Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 39-41 Китап күргәзмәсе    
18.   Оста сунарчы. Мюнхаузен истәлекләре     Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы 42-46 Китап күргәзмәсе    
19.   Бүрек. (Әрмән халык әкияте) Җитезләр. (Африка халык әкияте)   Комбиниров Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 46-47 Китап күргәзмәсе    
20.   Тими тел очына да. Р.Миңнуллин Кл.т.у. №4     Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы   Презентация, портрет    
21. Кешенең күңел дөньясы Хиснең дәрәҗәсе Кешенең күнел дөньясы. Гулливер сәяхәте. Д.Свифт   3сәг. Комбиниров Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү. Фронталь сорау агымдагы 47-55 Китап күргәзмәсе    
22.   Ак гөмбә. А.Гатуф   Яңа материалны өйрәнү Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Фронталь сорау агымдагы 56-61 Китап күргәзмәсе    
23.   Безне сагынып. Н.Измайлова Сөбханалла. Р.Вәлиева   Комбиниров Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 61-62 Китап күргәзмәсе    
24. Хиснең сәбәбе Эш. К.Мостафин Болыт. М.Әгъләмов 3с. Яңа материалны өйрәнү Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 62-64 Китап күргәзмәсе    
25.   Абый булдым. Х.Халиков Шыгырдавыклы башмаклар Д.Аппакова     Комбиниров Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү. Фронталь сорау агымдагы 64-69 Китап күргәзмәсе    
26.   Каюлы читек.М.Фәйзуллина Отличник. Р.Миңнуллин Кл.т.у. №5     Комбиниров Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Фронталь сорау агымдагы Китап күргәзмәсе    
27. Лирик шигырь Авырып ятканда. Р.Миңнуллин Умырзая. Р.Вәлиева   4с. Яңа материалны өйрәнү Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү Фронталь сорау агымдагы 70-72 Презентация, портрет    
28.   Кышкы кич. Г.Тукай Кояш Гомере Г.Зәйнәшева     Комбиниров Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 72-73 Презентация, портрет    
29.   Бөек сәяхәтчеләр. М.Зощенко   Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы 73-74 Китап күргәзмәсе    
30.   Кыш көнендә җәй исе. М.Газизов Ул үскәндә. М.Җәлил   Контроль Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү тест 74-80 Презентация, портрет    
31. Вакыйгалар бәйләнеше Вакыйга- тәмамланган хәрәкәт «Син» дә «мин» М.Газизов Матурлык минем белән. М.Әгъләмов 3сәг Яңа материалны өйрәнү Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 81-82 Китап күргәзмәсе    
32.   Яхшылыкка яхшылык (мәсәл). Г.Тукай Алдакчы Наил. А.Алиш   Комбиниров Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 83-84 Презентация, портрет    
33.   Начар гадәте бар. Ә.Исхак. Сүз бирдем. А.Пантелеева Кл.т.у.№6   Кабатлау Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү Фронталь сорау агымдагы 85-91 Китап күргәзмәсе    
Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше Кем гаепле? (мәзәк) Яшәү. М.Әгләмов 5с. Яңа материалны өйрәнү Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 91-93 Китап күргәзмәсе 12.01  
  Апрель ае . Ә.Бикчәнтәева     Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы Презентация, портрет    
  Су анасы. Г.Тукай     Комбиниров Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 94-96 Презентация, портрет    
  Хәйләкәр әтәч. Татарт халык әкияте Кл.т.у.№7     Комбиниров Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү. Фронталь сорау агымдагы 96-97 Презентация    
  “Ана бәете”, “Комсызлансаң” мәзәге.   Контроль Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү тест 97-98 Презентация      
Каршылык бәйләнеше Батыр кыз . (Мәзәкләр) Мәсәлләр. Этләрнең дуст булышуы. Г.Тукай   3с. Яңа материалны өйрәнү Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Фронталь сорау агымдагы 99-103 Презентация  
  Кем? Е.Пермяк Физзарядка ясый куян. Ш.Гәлиев     Комбиниров Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 104-105 Презентация    
  Табын янында. Ш.Галиев   Комбиниров Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрөтү Фронталь сорау агымдагы 106-17 Презентация    
Күренеп торган бәйләнешләр Беренче кар. Н.Думави Мәктәпкә бармадым. Г.Гыйльманов   1с. Яңа материалны өйрәнү Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү. Фронталь сорау агымдагы 108-109 Китап күргәзмәсе    
Күзгә күренми торган бәйләнешләр Тапкыр көтүче (мәзәк) Ярыш. К.Мостафин 3с. Яңа материалны өйрәнү Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Фронталь сорау агымдагы 109-110 Китап күргәзмәсе    
  Дус. В.Драгунский Кл.т.у.№8     Комбиниров Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү Фронталь сорау агымдагы 110-111 Китап күргәзмәсе    
  Җил кумадык. Н.Әхмәдиев   Контроль Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү тест 111-113      
Әйтми калдыру. Ялганчы. Тәрбияле бала. (Мәзәкләр)   10сәг. Яңа материалны өйрәнү Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы 113-114 Китап күргәзмәсе    
  Жәл. Ш.Галиев     Комбиниров Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 115-116 Презентация, портрет    
  Ат белән төлке. Болгария халык әкияте     Комбиниров Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү. Фронталь сорау агымдагы Китап күргәзмәсе    
  Үртәсен әле мине. Э.Шәрифуллина   Комбиниров Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү Фронталь сорау агымдагы 117-119 Презентация    
  Сәгать ярдәм итте. Ю.Ермалаев   Комбиниров Образлар Аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Фронталь сорау агымдагы 119-122 Презентация    
  Чит ил язучыларының әкиятләре Кл.т.у. №9   Комбиниров Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрөтү Фронталь сорау агымдагы Хрестоматия Китап күргәзмәсе    
  Почмакта торам. Р.Миңнуллин   Комбиниров Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү. Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Фронталь сорау агымдагы Презентация, портрет    
  Урман читендә. Ш.Биккол       Комбиниров Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү Фронталь сорау агымдагы 124-125 Китап күргәзмәсе    
  Урман читендә. Ш.Биккол   Комбиниров Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы 125-126 Презентация 7.  
  Бүре. Кавказ халык мәсәле Кара хурлык болыты. З.Нури   Контроль Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Тест Презентцаия 9.  
Кабатлау. Контоль эш Су шигърияте. И.Гази 7с. Яңа материалны өйрәнү Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы Китап күргәзмәсе    
  Кояш. К.Мостафин Өтер. Д.Хабибуллин   Комбиниров Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кәнектерү. Фронталь сорау агымдагы Презентцаия    
  Кл.т.у. №10     Комбиниров Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү Фронталь сорау 129-130 Китап күргәзмәсе    
  Озын тел. Н.Гайсин Җиңел аяклы апа. Э.Шәрифуллина   Комбиниров Образлар Аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Фронталь сорау агымдагы 130-131 Презентцаия    
  Бер күзле кушеләр иле. Япон халык әкияте   Комбиниров Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы 131-132 Презентцаия    
  Озын-озын балачак. М.Кәрим   Комбиниров Шигырь җөмләләренк , ыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү Фронталь сорау агымдагы Китап күргәзмәсе, портрет    
  Еллык контоль эш   Контроль   Тест        
Әйдәгез, өйдә укыйбыз! Кыйна, әтәч. Татар халык әкияте Кл.т.у. №11 6с. Комбиниров Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү. Фронталь сорау агымдагы 133-135 Китап күргәзмәсе    
  Йолдызкай. Д.Аппакова   Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау 135-136 Презентация, портрет    
  Ничә чыпчык. Өч бассейн.   Комбиниров Тиз, аңлап дөрес уку Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү Фронталь агымдагы 136-139 Китап күргәзмәсе    
  Ике кыз. Татар халык әкияте   Комбиниров Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту Фронталь сорау 139-141 Китап күргәзмәсе    
  Өч бөртек алтын чәч. Б.Гримм   Комбиниров Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү Фронталь сорау агымдагы 141-147 Презентация, портрет    
  Йомгаклау. Җәйгә биремнәр   Комбиниров Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү Фронталь сорау агымдагы   Презентация      

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Халыкның телдән сөйләнә торган поетик әсәрләре халык авыз иҗаты яки фольклор дип атала. Фольклор — инглизчә «халык акылы» дигән сүз.

Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, биү, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән кешеләрнең аңы да үсә бара. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя бара. Алар мөстәкыйл сәнгат әсәре булып формалашалар. Халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак-такмазалар, әкиятләр, мәкәлләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, эпослар, мәзәкләр, бәетләр һ. б. керә. Аларда халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.

Халык авыз иҗаты әсәрләре — күмәк иҗат җимеше. Аларның авторы билгеле булмый. Кем дә булса берәү җыр, мәзәк яисә әкият чыгара икән, алар шунда ук телдән телгә күчеп йөри башлый. Әнә шулай үзенең яшәвен дәвам итә. һәр башкаручы кеше мондый әсәрләрне үзенчә эшкәртә, эчтәлеген тулыландыра, сәнгәтчә матурлый, бизи.

Фольклор — халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормыш­чан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тап­кырлыгы, күптөрле сурәт-бизәк чаралары тупланган.

Әнә шуларны күздә тотып, Габдулла Тукай болай ди: «Дөре­сен генә әйткәндә, халык — зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйр ул».

Халыкның сүнмәс таланты белән иҗат ителгән фольклор әсәрләрен без бүген дә яратып укыйбыз. Язучылар, шагыйрләр, композиторлар һәм рәссамнар өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

МӘЗӘКЛӘР ТУРЫНДА

Мәзәк — халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кеч­кенә жанры. Ул — кыска күләмле, көтелмәгәнчә чишелешле, юмор һәм сатирага (ачы көлү) нигезләнгән чәчмә әсәр. Үзе­нең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән мәзәк тыңлаучының хисләрен кузгата, гәҗәеп акыл зирәклеге белән шаккатыра. «Замана килене» дигән мәзәкне карыйк. Анда картлар белән яшләр арасындагы ямсез мөнәсәбәтләр моңсу көлү тудыра:

Өйдә тотарга су беткән. Әби белән бабай, чиләк тотып, ишегалдына чыкканнар. Бабай:

— Мин барам,— дип әйтә, ди. Әби аңа каршы:

— Юк, мин барам, тау менгәндә, синең тының бетәр, үзем барам, — дип әйтә, имеш, ди.

Килен көзге алдында бизәнеп маташа икән.Тәрәзәдән башын тыккан да:

— Нигә сез бала-чага шикелле юкка тавышланасыз?Алдан берегез алып кайтсын да аннары икенчегез барыр,—дигән.Бу мәзәктә киленнең мәгьнәсезлеге һәм шактый оятсыз­лыгы җанга тия.

Мәзәк тормышның бөтен якларын иңли. Кешеләрдәге ким­челекләрне, мөнәсәбәтләрдәге тупаслыкны ул оста тотып ала. Мәсәлән, мактанчыклык кешене бик түбәнәйтүен «Җырчы» мәзәгендә күреп була:

Җырчы иптәшеннән сораган, ди:

— Кичә минем җырлаганымны тыңлагансың инде. Ишет­теңме? Тавышым залга сыймады!

— Юк, ишетмәдем, күрдем. Синең тавышыңа урын бул­сын өчен, кешеләр, залны буш калдырып, өйләренә кайтып баралар иде.

Мәзәктә күбрәк диалог өстенлек итә. Чөнки анда ике яки өч кешенең генә сөйләме бирелә. Берсе — тапкырлыгы белән, икенчесе наданлыгы белән фикерләр бәрелешен китереп чы­гара, моннан тыңлаучы рәхәтләнеп көлә. «Ашауны гына белгәч» мәзәген искә төшерик:

— Шәһәрдән авылга бер егет кунакка кайткан. Алар авыл егете белән яшелчә бакчасы буеннан үтеп баралар икән. Шәһәр егете, бакчада үсеп утыра торган кәбестәләрне күреп:

— Бу нәрсә? — дип сораган. Авыл егете:

— Кәбестә,— дип җавап биргән.

— Нинди кәбестә, тозлаганымы, әллә тозламаганымы? — дип сораган шәһәр егете.

Мәзәк һәрчак заман белән бергә атлый. Шул ягы белән ул, фольклорның башка жанрларына караганда, өлгерлек һәм җитезлек күрсәтеп килә. Хәзерге вакытта балалар мәзәкләре күбәеп бара. Аларда самимилек, риясызлык һәм дөреслек ачык бирелә. Бала тапкырлыгы кайчак өлкәннәрне дә хәйран итә. «Наилнең шатлыгы» мәзәгендә:

Кечкенә Наил бик начар укыган. Ул һаман «2»ле алып кайта икән.

Әнисе, улын оялтмакчы булып:

— Рәүфә әнә гел «5»легә генә укый. Рәүфәдән үрнәк алыр идең,— дигән.

Беркөнне Наил мәктәптән бик шатланып кайтып кергән.

— Улым, әллә «бишле» алдыңмы?— дип сораган әнисе.

— Юк, әни, Рәүфә «икеле» алды!— дип җавап биргән На­ил.

«Фамилияне корбан итеп» мәзәгендә малай үзенең эчкер­сез, балаларча беркатлылыгы белән әтисенең хәйләле ялга­нын ачып ташлый:

Мәгариф инспекторы белән мәктәп директоры урамнан бар­ганда, бер малай агач сындырып ята икән.

— Бу нинди тәртипсезлек?! — дигән инспектор. Директор кызарынган да малайга:

— Сабитов, нишләвең бу? — дип кычкырган.

— Әти, безнең фамилия алай түгел бит!—дигән малай.

Безнең халык арасында Хуҗа Насретдин исеме белән бәйле мәзәкләр яшәп килә. Аларга һәр заманның үзгәреше килеп керә. Хуҗа турындагы мәзәкләр аеруча яратып сөйләнә. Хуҗа бик тапкыр, кем булуына карамастан, ул дөресен ярып әйтә. Менә бер мәзәк:

Хуҗа әйдә юк чакта аңа мулла килеп чыккан. Моңа бик ачуы килгән дә Хуҗаның ишегенә «Ышәк» дип язып киткән.

Хуҗа аны урамда очратып:

— Миңа килгәнсең икән,— дигән. Мулла гаҗәпләнеп:

— Каян белдең?— дип сораган. Хуҗа аңа:

— Ишеккә исемеңне язып киткәнсең ич,— дигән. Мәзәкләр һаман иҗат ителеп тора. Үз чорында мәзәкләрне Каюм Насыйри да җыеп бастырган. Хәзерге вакытта да мәзәкләрне җыю, туплап бастыру эше дәвам итә. Аңа язучы­лар, галимнәр һәм халык үзе дә актив катнаша. «Мең дә бер мәзәк» (җыючысы Г. Бәширов) җыентыгы, «Татар халык иҗаты. Мәзәкләр» китабы (Татарстан китап нәшрияты, 1979) басылып чыкты. Нәкый Исәнбәт «Балалар фольклоры» (Та­тарстан китап нәшрияты, 1984) исемендә күп кенә әсәрләрне үзе җыеп, китап итеп бастырды. Анда балалар мәзәкләре дә байтак.

МӘЗӘКЛӘР

Ишәк өстендә

Хуҗа, ишәгенә атланып, базарга китеп барганда, аның артыннан атка атланган бер бай килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:

— Я, ишәк өстендә бару ничек, әйбәтме?— дип сораган.

— Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк,— дип, җавап кайтарган Хуҗа.

Шайтан ни төсле

Бик тәкьва бер мулла тинтәккә санап йөртелгән бер ке­шедән сораган:

— Өй, сине шайтан белән сөйләшә, диләр. Шайтан ни төслерәк була ул? — дигән.

Тинтәк әйткән:

— Көзгедән кара әле, шул көзгедә күргәнең шайтанның нәкь үзе булыр,— дигән.

Аягына күтәрә торган ат

Бер колхозга шәһәрдән яңа председатель җибәргәннәр. Шәһәрдә туып үскәнлектән, моның үз гомерендә ат җиккәне юк икән. Көннәрдән беркөн бу бер атны «киендереп» бирергә кушкан.

Бу атның тибә торган гадәте бар икән. Басудан кайткач, председатель ат караучы бабайга әйткән:

— Бар, чишендер, ләкин миңа бүтән аягын күтәрә торган ат бирмә!— дигән.

Укытучы белән укучы бала

Укытучы балага сорау биргән:

— Ни сәбәпле кыш көне су бозга өйләнә? Укучы бала әйтте, ди:

— Тимераякта шуарга ярарлык булсын өчен.

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.