Помощничек
Главная | Обратная связь


Археология
Архитектура
Астрономия
Аудит
Биология
Ботаника
Бухгалтерский учёт
Войное дело
Генетика
География
Геология
Дизайн
Искусство
История
Кино
Кулинария
Культура
Литература
Математика
Медицина
Металлургия
Мифология
Музыка
Психология
Религия
Спорт
Строительство
Техника
Транспорт
Туризм
Усадьба
Физика
Фотография
Химия
Экология
Электричество
Электроника
Энергетика

Лекция буенча сораулар



1. Интонация төшенчәсенә аңлатма бирегез. Ул нинди компонентлардан тора?

2. Интонация сөйләмдә нинди роль уйный?

3. Интонациянең иң мөһим компоненты нинди?

4. Интонация тел белеменең кайсы өлкәләре белән тыгыз бәйләнгән?

 

11.2. Биремнәр:

1. Ә.Еники «Матурлык» әсәрендә паузаларны, логик һәм эмфатик басымнарны билгеләгез.

2. Интонациянең үзгәрүеннән текстның мәгънәсе үзгәрүен күрсәтер өчен үз текстыгызны төзегез һәм бу фикерне исбатлагыз.

 

Глоссарий

Сөйләм мелодикасы ‒ сөйләм процессында тавыш югарылыгының үзгәрүе. Интонациянең иң әһәмиятле элементларыннан берсе.

Эмфатик басым ‒ берәр сүзне эмоциональ яктан аеру өчен, аның интонацион билгесен (озынлыгын, көчен, тембрын) үзгәртү.

Сорау интонациясе ‒ сорау җөмләләргә һәм сорау белдерүче башка сөйләм берәмлекләренә хас, төрле просодик чаралар ярдәмендә тудырыла торган интонация төре. Сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәларе булмаса, сорау интонациясе тавыш көенең җөмлә азагында югары күтәрелеп калуы белән ясала.

 

11.4. Әдәбият исемлеге:

1. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 86 б.

2. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

3. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

4. www.tatknigafund.ru

5. http://belem.ru

 


Лекция 12. Орфоэпия

Аннотация.Дөрес сөйләшү – үзен культуралы санаган һәркемнең шәхси сыйфаты булырга тиеш. Орфоэпия – әдәби нормага салынган кагыйдәре җыелмасы. Лекциядә бу нормаларны бозу очраклары, сәбәпләре карала. Дөрес һәм матур сөйләшүгә карата галимнәр күптәннән игътибар итәләр, аларның кайбер фикерләренә күзәтү ясала.

Мөһим сүзләр:әдәби норма, дөрес яңгыраш, әйтелеш кагыйдәләре.

 

Орфоэпия (грек. orthos – дөрес, epos – сөйләм) – нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы. Язганда, җиңел һәм тиз аңлау өчен, орфографик кагыйдәләрнең һәр кеше өчен уртаклыгы кирәк булса, сөйләм телендә шул ук максатларда әйтелеш кагыйдәләренең уртаклыгы кирәк була. Сөйләмне тыңлаганда, без аның яңгырашы турында уйламыйбыз, бары мәгънәсенә игътибар итәбез. Ләкин әйтелеш кагыйдәләреннән тайпылыш булса, ул – мәгънәне аңларга да комачаулый.

Телнең төп берәмлекләре булган фонемаларның составы, аларның сыйфатлары һәм билгеле бер фонетик шартлардагы үзгәрешләре орфоэпиядә карала. Бу мәсьәләләр, телнең аваз төзелешен тасвирлаганда, фонетикада да өйрәнелә. Орфоэпия әдәби әйтелеш нормаларын билгели. Әйтелеш нормасы төшенчәсендә аерым сүзләрнең, сүзләр тезмәсенең, аерым грамматик формаларның әйтелеше дә күз алдында тотыла. Мәсәлән, hава сүзе hаwа дип әйтелергә тиеш: бара алмадым сүзе сөйләмдә баралмадым рәвешендә әйтелә, рус теленнән кергән сыр сүзе русча ук әйтелә.

Әйтелеш нормалары татар милли әдәби теленең формалашу һәм үсеш дәвамында урнаша киләләр һәм XIX гасыр ахырына – XX йөз башына тәмамланалар. Татар теленең әдәби әйтелеше урта диалектның Казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип санала. Казан шәһәре күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгәнлектән, Казан татарларының сөйләше башкалар өчен дә үрнәк була башлаган. Язма әдәбиятның бу тирәгә күбрәк туплануы нык тәэсир иткән.

1905 елгы революциядән соң татар әдәби әйтелеше кагыйдәләре турында җитди уйланулар башлана. Моның төп сәбәбе революциядән соң татар вакытлы матбугатының зур үсеш алуында була. Дистәләгән шәһәрләрдәге (Казан, Уфа, Оренбург, Петербург, Самара) күпләп газета –журналлар чыгу кайсы сөйләшне нигез, үзәк итеп алу, матбугатны нинди телдә чыгару, сүзләрне ничек әйтү һәм язу турында зур бәхәсләр кузгатып җибәрә. Бер төркем – Кырым татарлары телен, «Тәрҗеман» газетасы телен нигез итеп алырга дигән фикер әйтсә, икенчеләре Казан сөйләшен башка төрки халыклар – казакълар, башкортлар өчен үрнәк итеп куялар. Бу бәхәс озак еллар буе дәвам итә. Революциягә хәтле үк формалашкан татар милли әдәби теле гомумхалык әйтелеш нормаларына нигезләнеп үсә. Октябрь революциясеннән соң бу халыкчан юнәлеш дәвам итә. Татар әдәби әйтелешенең киң таралышына Октябрь революциясенә кадәр үк оешкан татар милли театрларының да тәэсире зур була.

Татар теленең орфоэпик нормалары түбәндәге принципларга корылган:

1. Орфоэпия гомумхалык телендәге әйтелеш нормаларына нигезләнә.

2. Теге яки бу нормаларның, сүзләрнең әдәбиятта беркетелгән булулары һәм эстетик көчле булуы кирәк.

3. Әдәби тел орфографиясендә морфологик нигездә язылыш нормалары орфоэпиядә дә саклана.

4. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрнең әйтелешләре рус орфоэпик нормаларына охшаш була.

Әдәби әйтелешне бозып сөйләү берничә төрле сәбәптән булырга мөмкин:

1. Язылыш белән әйтелеш арасында зур аерма яшәп килә: сүз бертөрле языла, икенче төрле әйтелә. Татар теленең [қ], [ғ], [w] авазлары өчен махсус хәрефләр булмау һәм к, г, в хәрефләре белән бирү орфоэпик ялгышларга китерә. Мәсәлән, каләм, сәгать, дикъкать, гомер, ватан, давыл кебек сүзләр кайчак нәкъ язылганча укылалар. Мондый хәл орфографик кагыйдәләрнең, графиканың төгәл булмавыннан килә.

2. Әдәби телгә диалект һәм сөйләшләрнең йогынтысы була, һәм алар тәэсирендә әдәби әйтелеш нормалары үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән: Минзәлә сөйләше вәкилләре Казан, бозау, көзен кебек сүзләрдәге [з] авазын ике теш арасы [з] авазы белән алыштырып әйтәләр. Мишәр диалекты вәкилләре [қ], [ғ] авазлары урынына [к], [г] авазлары әйтәләр яисә аларны бөтенләй төшереп калдыралар; [ч] авазын рус телендәгечә аффрикат итеп сөйлиләр; [җ]авазы урынына [й], [дҗ] аффрикаты кулланалар. Менә бу һәм тагын бик күп үзенчәлекләр әдәби әйтелешкә тәэсир итәләр һәм әдәби нормаларның мәктәптә үзләштерелүенә комачаулыйлар.

3. Әдәби әйтелешкә башка телләрнең кире йогынтысы да булырга мөмкин. Мәсәлән, рус-татар икетеллелеге шартларында, рус теленең тәэсире белән [h] авазы бөтенләй кулланылыштан чыгып бара һәм сөйләмдә күп хәлләрдә [х] авазы белән алышынуын күрәбез: хәм, шәхәр, хәммә, хич, хаман.

Хәзерге татар әдәби әйтелеше орфоэпик кагыйдәләрнең гадиләшүе, радио, телевидение, кино, театр, мәктәп тәэсирендә аерым җирле сөйләмгә хас әйтелешләрнең кимүе һәм бетүе, үрнәк әйтелешнең язылыш белән якынаюы юнәлешендә үсә бара.

Әйтелеш үзенчәлекләре матур әдәбиятта, публицистикада һәм сәхнәдә сурәтләү чарасы буларак та кулланылырга мөмкин. Ул геройга иҗтимагый характеристика бирә, аның милләтенә, укымышлылык, мәдәни дәрәҗәсенә, аның гадәтләренә, кайсы як кешесе булуына ишарә ясала.

 

12.1. Лекция буенча сораулар:

1. Просодика дип нәрсә атала?

2. Просодиканың компонентларына нәрсә керә?

3. Сүз басымы ничә төрле була? Алар ничек атала?

4. Дөрес сөйләргә нинди факторлар комачау итә?

12.2. Биремнәр:

1. Иҗек басымы үзгәрүеннән сүзнең мәгънәсе үзгәргән биш мисал китерегез.

2. Татар галимнәренең басым турындагы фикерләрен туплап, доклад әзерләгез.

 

12.3. Глоссарий:

Орфоэпик норма – сөйләмдәге вариантлар арасыннан иң таралган, үз вазифасын иң әйбәт үти торган, иң тотрыклы традицион вариант.

 

12.4. Әдәбият исемлеге:

1. Җәләй Л. Татар теленең орфоэпик нигезләре.– Казан: Татгосиздат, 1953.– 13 б.

2. Йосыпов Ф. Ю. Җирле сөйләм шартларында фонетика укыту.– Казан, 1977

3. Саттаров Г. Ф. Мәктәптә тел культурасы.– Казан, 1965.

4. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

5. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

6. www.tatknigafund.ru

7. http://belem.ru

 

Лекция 13. Орфография

Аннотация.Орфографик нормалар дөрес укылышны һәм дөрес язылышны тәэмин итәләр. Шуңа күрә, бу нормаларны өйрәнү бик мөһим. Лекциядә орфографик принциплар, аларның бер-берсеннән аерып тора торган билгеләре карала.

 

Мөһим сүзләр:әдәби норма, дөрес язу, язу кагыйдәләре, орфографик принцип.

Сөйләмнең эчтәлеге язуда төрле билгеләр белән белдерелә. Язуда кулланыла торган хәрефләрнең җыелмасы һәм аларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелүе алфавит (әлифба) дип атала. Алфавит – грек телендәге беренче ике хәрефнең исемнәре: альфа, бета. Әлифба – гарәп язу системасындагы беренче ике хәрефнең исемен белдерә: әлиф, би.

Һәр телнең гасырлар буена үсеп, үзгәреп, камилләшеп килгән язу системасы була. Язу (билгеләр) системасын, авазларның хәреф белән белдерелү үзенчәлекләрен графика өйрәнә.

Төрле телләрнең алфавит системалары гасырлар дәвамында катлаулы юл үткәннәр. Алар телнең яңгырашы ягына бәйле рәвештә камилләшә килсәләр дә, аваз системалары һәм теге яки бу телдәге әлифба белән тулы тәңгәллекне табу мөмкин түгел диярлек.

Язуда хәрефләр куллану орфография тарафыннан урнаштырылган махсус кагыйдәләргә буйсына. Орфография конкрет бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели. Язу кагыйдәләре булу һәр тел өчен зарури, чөнки бу кагыйдәләр сөйләмнең эчтәлеген төгәл белдерүне, бу телдә сөйләтүчеләрнең язганнарын дөрес аңлауны тәэмин итәләр. Дөньядагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуга бәйләнешле рәвештә бер-берсеннән аерылып торалар.

Орфографиянең үз принциплары бар.

Сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп барырга мөмкин. Бу очракта реаль яңгырашлы аерым аваз язу берәмлегенә әверелә. Фәндә бу язылышны фонетик язылыш диләр. Язуда фонетик принцип ничек әйтәсең, ничек ишетәсең, шулай язуга кайтып кала. Татар теленең төп принцибы – фонетик принцип: кил, тор, сал, әйт, киткән, сулы. Ләкин бөтен сүзләр дә бу язылышка буйсынып бетмиләр.

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре – морфемаларның бөтенлеген саклап язу орфографиядә морфологик принцип дип атала. Татар телендә бу принципның чагылышы шактый. Сүз ишетелгәнчә түгел, ә аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап языла: унбиш ([умбиш] түгел), төнге ([төңгө] түгел), борынгы ([бороңгы] түгел), тозсыз ([тоссос] түгел).

Тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылышын саклап калуда чагылыш таба. Татар телендә бу принцип меңъеллык тарихы булган гарәп язуында (иске имлада) төп урынны тоткан. Хәзер бу принцип ирен гармониясенең язуда сакланмавында күренә: [төзөлеш] дип әйтелә, төзелеш языла. Кайбер сүзләрне язуда да чагыла: сурәт дип язабыз, әмма һәр кеше [сүрәт] дип сөйли.

График принцип татар теле орфографиясендә аеруча киң таралыш алган: рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр чыганак телдәгечә язылалар: демократия, дистилляция, конфронтация, реставрация, одеколон, тревога, шинель.

Экономия принцибы ‒язу барышында вакытка һәм урынга экономия ясау өчен, сүзләрне кыскартып язу дигән сүз. Тел белемендәге экономия законының бер чагылышы буларак, бу принцип шактый күп күзәтелә.

Хәзерге татар орфографиясендә дифференциляцияләнгән язылыш та кулланыла. Ул омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кирәк. Байрак (знамя) сүзен бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсеннән аеру өчен, соңгысын баерак дип язу норма булып тора. Түбәндәге мисалларны кушып язу яки язмау аларның мәгънәләрен аера: өч аяк – өчаяк, өч почмак – өчпочмак, биш бармак – бишбармак, ак сакал – аксакал.

Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэмин итәләр. Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның роле гаять зур.

 

13.1. Лекция буенча сораулар:

1. Орфография дип нәрсә атала?

2. Орфографиянең нинди принциплары бар?

3. Татар теле орфографиясе нинди принципка нигезләнә?

4. Дифференциаль язылыш төшенчәсе нәрсә аңлата?

13.2. Биремнәр:

1. Иҗек басымы үзгәрүеннән сүзнең мәгънәсе үзгәргән биш мисал китерегез.

2. Татар галимнәренең басым турындагы фикерләрен туплап, доклад әзерләгез.

 

13.3. Әдәбият исемлеге:

1. Курбатов Х.Р. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1998. – 132б.

2. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Фонетика. – Казан: Хәзер, 1999. – 288б.

3. Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфограммалар сүзлеге. – Алабуга, 2001. – 88б.

4. Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: Яңалиф нәшрияты, 2004. – 192б.

4. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

5. www.tatknigafund.ru

6. http://belem.ru

 




Поиск по сайту:

©2015-2020 studopedya.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.